Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Тыелалмый биеп торган ярсу чаклары

    Кытай календаре буенча 31 январьда, ягъни бүген, Зәңгәр Ат елына аяк бастык. Әгерҗедә "ЖилЭнергоСервис" ширкәтен җитәкләсә дә, Исәнбайда тулы канлы тормыш алып баручы Илфат ЯМАЛИЕВ Ат елында тууы белән горурланып кына калмый. Ул соңгы вакытта атлар да асрый башлады. Балачак мизгелләре - Кечкенә чакта ук дусларым белән атлар янында кайнашып...

    Кытай календаре буенча 31 январьда, ягъни бүген, Зәңгәр Ат елына аяк бастык. Әгерҗедә "ЖилЭнергоСервис" ширкәтен җитәкләсә дә, Исәнбайда тулы канлы тормыш алып баручы Илфат ЯМАЛИЕВ Ат елында тууы белән горурланып кына калмый. Ул соңгы вакытта атлар да асрый башлады.

    Балачак мизгелләре
    - Кечкенә чакта ук дусларым белән атлар янында кайнашып үстек без, - дип башлады ул әңгәмәбезне һәм еракта калган балачагын искә төшерде.
    Әнә, алар яшьтәшләр Илфат, Фәрит, Рафил, Әмирҗан, Зәлиф фермада эшләүче әниләре янына булышырга килгәннәр. Булышу дигәне бер сәбәп кенә инде аның, малайларның хыялы - ат җигү һәм малларга азык кертү. Тиз-тиз бах-байларны җигеп, олылар кебек ат чанасына басып, чыбыркы шартлатып һай-һайлап фермага юл алалар. Атларны ышанып тапшырган абзыйларга сәлам бирергә дә онытмыйлар. Безне күрегез, янәсе. Әниләре "малайларыбыз-ярдәмчеләребез" дигәч янә бер башка үсеп киткәндәй тоелалар. Әнә шулай, һәр көнне мәктәптән кайтып тамак ялгап алганнан соң фермага чабалар малайлар.
    Ә Сабан туена ничек әзерләнгәннәрен күрсәгез... Бу бәйрәм якынлашканда болындагы малайларның ат чаптырганын карарга олылар да җыелыша иде.
    - Балачактагы ат чаптырудан да матур күренешне әле бүгенгәчә күргәнем юк. Милли бәйрәмдә үземнең ат чабышында катнашканым булмаса да, бер генә елны да туган авылда бу бәйгене калдырганым юк. Авыл егетләренең атларны куалап җиңү өчен финишка җан атып килүләрен тасвирларга, бу минутларда нинди хисләр кичергәнемне сөйләргә сүзләр табалмыйм, - ди Илфат.
    Әнә шулай, ат белән мавыгып үткән балачак мизгелләрен әле хәзер дә сагынып искә ала ул.

    Хыял - казылык ясау
    Илфатның әтисе Ильяс абый лаеклы ялга чыккач хуҗалыкта эшләргә дип ат алган булган. Оныгы Русланны ат җигәргә, туарырга өйрәткәнен, аның белән пиннеккә, печәнгә йөргәннәрен, бакча сукалау, бәрәңге өйгәннәрен мин дә хәтерлим. Әмма гомере генә кыска булды Ильяс абыйның. Ул вафат булгач та, Илфат атлар үрчетергә уйлый һәм өч баш ат сатып ала. Әмма Әгерҗегә эшкә китү сәбәпле, аларны бетерергә туры килә.
    - Әмма шушы еллар дәвамында ат асрау теләге һич кенә дә сүрелмәде. Телевизордан күпләп ат асраучыларны күрсәтсәләр, йөрәк җилкенеп куя иде. Узган язда хатыным Люба белән уйлаштык та, ат сатып алырга уйладык, - ди Илфат.
    Ике чабыш аты Касандра белән Аврора Кукмара ягыннан кайтартылган. Аларга сокланып карап туймаслык. Озын аяклы, нәфис, сөлек кебек бу атлар әкияттәге кебек матурлар. Алар янына янә икәү Стрелка һәм Красотка өстәлә. Әле узган атнада гына Чаллыдан Белка белән Чернушканы алып кайтканнар. Чабышкыларны алдагы елларда Сабан туенда катнаштырырга теләге барлыгын да яшермәде хуҗа. Беренчелекне яуласалар, ничек шәп булыр иде дә бит...
    Әлбәттә, атның бәясе саллы икәнлеге беркемгә дә сер түгел. Әмма "теләк булса, беләк карышмый", диләр бит. Атларны сатып алырга "Россельхозбанк"тан алган отышлы кредит ярдәмгә килгән Илфатка. Әле азык хәзерләргә трактор алу җаен да тапкан.
    - Атларны карау күбрәк хатын җилкәсенә төшә. Миңа эш ялларга кайткач кына эләгә. Әмма авылда чагында малкайлар яныннан кермим дә. Акыллы, чыдам, түзем хайван бит ул ат. Күзгә карап тора, ялыннан сыйпасаң рәхмәт әйткәндәй башын селки. Ашауга да талымсыз. Көз буе бакчада нәрсә үсә шуны ашаттык, чөгендер, кишер, алма, кыяр, помидор - берсе дә калмады. Аннан ат асраучыларга җәй көне витаминлы азык әзерләргә киңәш итәр идем. Хайваннар бик ярата аны, - дип ат карау серләре белән уртаклашты Илфат.
    - Бу көннәрдә һава торышы бик салкын бит, атлар ничек чыдыйлар? - дип сорамыйча калалмадым.
    - Әле моңа кадәр абзарга кереп ашыйлар, аннан тышкы якка чыгалар иде. Бу көннәрдә нык салкын булгач күбрәк ышыкта торалар. Ашауны ешрак һәм күбрәк бирәбез, бары шул гына, - диде ул.
    Илфат Ямалиев авылдашларын да ат асрау "чирен" йоктыра башлаган инде. Әнә, берничә хуҗалык аннан күреп ат алган. Ә киләсе елга Ямалиевлар атларын сигез башка җиткерү уе белән яшиләр. Әниләре янында колыннарның болында уйнаклап, яшел үлән чемченеп йөргәннәре күз алдыннан үтте. Ә киләчәккә планнары зурдан: казылык ясарга исәпләре.
    Әнә шулай, Ат елында туганнар тырышлыклары, активлыклары белән аерылып торалар. Әгерҗедә күпчелек ир-егетләр генә эшләүче коллективны җитәкләүче, матур эш-гамәлләре белән районда хөрмәт яулап өлгергән Илфат Ямалиев бу сыйфатларга ия булган җитәкче генә түгел, ул - туган авылының чын патриоты да. Аның авыл тормышы белән ничек кайнап яшәгәне беркемгә дә сер түгел. Ә менә атлар турында ул бер ялыкмыйча сәгатьләр буе сөйли ала. Тәмен белеп, рәхәтләнеп сөйли ул алар турында. Ә баскан җирләрендә биеп торучы ярсу атлар, әйтерсең лә, хуҗаларының үзләре турында сөйләгәннәрен аңлыйлар. Алар тагын да ныграк биешәләр, сикерешәләр...
    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: