Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тыл ветераны Нәкыя әби Нигамованы 95 яшьлек юбилее белән котладылар

“Картлык көнендә кешегә иң кирәк әйберләр: сәламәтлек, туган җиреңдә гомер итү һәм сине аңлардай игелекле балаң булу“, – ди Әгерҗедә гомер кичерүче 95 яшьлек Нәкыя әби Нигамова.

 Заман кыенлыкларының барысын да үз җилкәләрендә татыган Нәкыя. Сугыш башлангач Буа районы Килдураз авылына окоп казырга да җибәрәләр аны. “Көн саен 15 чакрым йөреп эшләдек. Зарланырга вакыт та, теләк тә булмады, заманы шундый иде бит“, –дип сөйләде тыл ветераны ул вакытлар турында. Паровозда кочегар булып та эшләргә туры килгән аңа ул чорда.

Сугыш беткәч төрле урыннарда хезмәт куя Нәкыя: депода инструменталь цехта, АТХда диспетчер, район кулланучылар җәмгыятендә...

Тормыш иптәше Гарифҗан белән бер кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр. Уллары Дамир авырып дөнья куйган. Кызы Дания белән кияве Мансур тәрбиясендә яши Нәкыя әби. Әгерҗедә яшәүче оныгы Диана җәмәгате Разин белән хәлен белергә еш киләләр аның янына. Оныкчыклары Раяна белән Саминаны аеруча сагынып көтеп ала ул. Буада яшәүче оныгы Алсу да көн саен шалтыратып хәлен белеп кенә тора әбисенең.

Бүгенге тормышының ипле генә баруына куанып туган шәһәрендә гомер кичерүче Нәкыя әби  илебез һәм район җитәкчеләренең котлавын җиткереп, бәйрәм бүләкләре тапшырган район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдиновага зур рәхмәтләрен житкерде:

  • Җитәкчеләребез кайчан гына мөрәҗәгать итсәм дә, кирәк чакта һәрчак булыштылар. Сугыш ветераны толы буларак фатир да бирделәр. Эшләре һәрвакыт уң булсын, – дип озатып калды юбиляр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев