Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Төзелешкә керешкәнче, барысын да үтә

Йорт төзергә керешкәнче хуҗаларга төзелеш өчен рөхсәт алырга кирәклеге күпләрегезгә мәгълүм. Әмма шәхси торак йортка хокукка дәүләт теркәвенә документларга хокукый экспертиза уздырганда дәүләт теркәүчесе төзелешкә рөхсәт документы юклыгын ачыклый. Бу очракта әлеге йорт "үз белдеге белән төзелгән" (самовольная постройка) булып санала. Әмма 1 сентябрьдән кайбер үзгәрешләр кертелде. Закон чыгаручылар капиталь...

Йорт төзергә керешкәнче хуҗаларга төзелеш өчен рөхсәт алырга кирәклеге күпләрегезгә мәгълүм. Әмма шәхси торак йортка хокукка дәүләт теркәвенә документларга хокукый экспертиза уздырганда дәүләт теркәүчесе төзелешкә рөхсәт документы юклыгын ачыклый. Бу очракта әлеге йорт "үз белдеге белән төзелгән" (самовольная постройка) булып санала. Әмма 1 сентябрьдән кайбер үзгәрешләр кертелде.
 
Закон чыгаручылар капиталь төзелеш объектлары төзүчеләргә таләпләрне тагын да арттырдылар. Җир участогы теге йә бу объектны төзүчегә билгеләнгән тәртиптә бирелергә һәм ул максатчан файдаланылырга тиеш.
- Сезнең капиталь төзелеш объекты "үз белдеге белән төзелгән" категориясенә кермәсен өчен Росресстр идарәсе түбәндәге шартларны төгәл үтәргә чакыра, - ди ТР буенча Росреестр идарәсе начальнигы Энҗе Мөхәммәтгалиева.
ИСЕГЕЗДӘ ТОТЫГЫЗ:
Җир участогы аерым бер төзелеш өчен генә (мәсәлән, йорт төзелеше яки шәхси хуҗалык алып бару өчен) файдаланылырга тиеш;
Төзелешне башлаганчы ук төзү эшләре алып бару өчен рөхсәт алырга кирәк;
Объектны төзегәндә төзелеш, санитар һәм янгынга каршы нормаларны, кагыйдәләрне төгәл үтәү мәҗбүри.
Әлеге таләпләрне төгәл үтәсәгез, милеккә хокукны дәүләт теркәве узарга мөрәҗәгать иткәндә дәүләт теркәүчесендә сез төзегән объектның закон нигезендә калкып чыгуына бернинди шик тә булмаячак.
ТР БУЕНЧА РОСРЕССТР МАТБУГАТ ҮЗӘГЕ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев