Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Удмуртиядә 3 кешене чәнчеп үтергән җинаятьче Татарстанга чыгып качкан

Әлеге хәл 14 августта булган. Удмуртиядә Алнаш районы Гондарево авылында өч кешелек гаиләне чәнчеп үтергән җинаятьченең Татарстанда булу ихтималы бар. Җинаять кылуда шикле адәм һәм аның корбаннары гаиләсендә полиция хезмәткәрләре дә бар, диелә ТАСС тараткан хәбәрдә. Үлүчеләрнең өчесе - 1929 елгы хатын-кыз, 1983 елгы ир-ат һәм аның 1954 елгы әнисе...

Әлеге хәл 14 августта булган. Удмуртиядә Алнаш районы Гондарево авылында өч кешелек гаиләне чәнчеп үтергән җинаятьченең Татарстанда булу ихтималы бар.

 

Җинаять кылуда шикле адәм һәм аның корбаннары гаиләсендә полиция хезмәткәрләре дә бар, диелә ТАСС тараткан хәбәрдә. Үлүчеләрнең өчесе - 1929 елгы хатын-кыз, 1983 елгы ир-ат һәм аның 1954 елгы әнисе дә күп тапкыр пычак белән чәнчелгән. Алар җинаять кылуда шикле кеше белән таныш булган, диелә. Шикле бәндә моңа кадәр хөкем ителмәгән. Аның өен тентегәннән соң, әнисе үз-үзенә кул салган.

Татарстанда аның ташлап калдырылган машинасы табылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев