Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Удмуртиядә узачак "Татарча базар"га әгерҗелеләрне дә көтәләр

Заманча татар мәдәнияте фестивале октябрь башында узачак.

 

7 октябрь көнне Удмуртиянең "Спартак" халык иҗаты йортында "Татарча базар" заманча татар мәдәнияте фестивале узачак. Бу хакта җирле татар яшьләренең "Иман" берләшмәсе хәбәр итә. 

 

Фестивальдә берничә юнәлештә эш алып барылачак. Мәдәни программада мөнәҗәтләр әйтү һәм хореография буенча остаханәләр, күп конкурслар лауреаты Динар Шәймәрданов чыгышы каралган. 

 

Фестивальдә төрле музейлар белән танышырга, милли кием-салым, азык-төлек, татар телендә китаплар сатып алырга мөмкин булачак. 

 

Җирле "Ак калфак" оешмасы вәкилләре кунакларны калфак чигү серләренә төшендерәчәк. 

 

"Яңарыш" газетасы редакциясе 2019 елның беренче яртыеллыгына язылучылары арасында лоторея уйнатачак, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев