Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Уяу һәм сак булыйк

Без танылган шәхесләргә һөҗүм итүләр, шартлатулар, гадәттә, Кавказ республикаларына хас күренеш, мондый фаҗигале, канкойгыч хәлләр бездән ерак йөри дип уйлый идек. Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт машинасын шартлату, Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге башлыгы Вәлиулла хәзрәтне яшәгән йорты янында ук атып үтерүләре барыбызны да тетрәндерде. Мондый вәхшилекнең Татарстанга да килеп җитүе безгә...

Без танылган шәхесләргә һөҗүм итүләр, шартлатулар, гадәттә, Кавказ республикаларына хас күренеш, мондый фаҗигале, канкойгыч хәлләр бездән ерак йөри дип уйлый идек. Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт машинасын шартлату, Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге башлыгы Вәлиулла хәзрәтне яшәгән йорты янында ук атып үтерүләре барыбызны да тетрәндерде. Мондый вәхшилекнең Татарстанга да килеп җитүе безгә һәр адымда сак, уяу булырга кирәклеген кисәтте.
Узган атнада террорлыкка каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында районда террорлык һәм экстремизмны кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар турында җитди сөйләшү булды
.
Эчке эшләр бүлеге начальнигы Азат Мусин халыкны террорлык актларыннан саклау буенча башкарылган эшләр турында сөйләде. Районда тормыш өчен аеруча кирәкле, мөһим 14 объект - полициянең һәрчак күз уңында. Аларны ярты ел саен тикшереп, кимчелекләрне ачыклап акт төзелә. Әмма кимчелекләрнең барысы да вакытында төзәтелми. Мәсәлән, Әгерҗе шәһәрен су белән тәэмин итүче 1000 кубометрлы резервуар сак астына куелмаган, видеокүзәтү, ашыгыч чакыру кнопкасы юк, территориясе чәнечкеле чыбык белән әйләндереп алынмаган. Район электр челтәрендә дә ашыгыч чакыру кнопкасы юк. Тимер юл вокзалындагы кассаларда полициягә куркыныч хәл булуны хәбәр итүче сигнал системасы урнаштырылмаган. Азат Мусин башка мөһим объектлардагы кимчелекләрне дә санап үтте. Утырышны алып баручы район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Валерий Макаров халык иминлеге, куркынычсызлык турында сүз барганда әлеге җитешсезлекләрне бетерү өчен акча табу юлларын бергәләп эзләргә кирәклегенә басым ясады. Азат Мусин халыкны аеруча сак булырга чакыра. Традицион исламга каршы килеп, ваһһабчылык юнәлешендәге дингә чакыручыларга тап булсагыз, шикле кешеләргә юлыксагыз, кичекмәстән эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегезне сорый. Террорга һәм экстремизмга каршы көрәштә полиция генә түгел, халык үзе дә активлык, уяулык күрсәткәндә генә тормышыбыз имин булыр. Сер түгел, безнең районда да ваһһабчылык юнәлешендәге динне пропагандалаучылар бар. Полиция хезмәткәрләре аларны хәзер ныклы контрольгә алды. Азат Мусин күпкатлы йортларның байтагында подвал һәм чардакларга керү ишекләренең бикле булмавы да куркыныч тудыруына басым ясады. Идарәче компания әлеге җитешсезлекләрне тизрәк төзәтү юлын табарга тиеш дигән бурыч куйды Валерий Макаров.
Утырышта дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Айрат Шәйдуллин мәктәпләрдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешенә, яңа уку елына әзерлегенә тукталды. "Капиталь ремонт үткәрелгән мәктәпләрдә янгын автоматикасы эшли торган хәлдә түгел. Сарсак-Омга лицее бинасына урнашкан балалар бакчасы нәниләрен икенче каттан эвакуацияләү өчен ишек куелмаган", - диде ул, борчылуын белдереп. Мәгариф идарәсе начальнигы Тамара Николаева 51 мәгариф учреждениесенең шәһәрдәге 12сендә генә ашыгыч чакыру кнопкасы булуын хәбәр итте. Мәктәп һәм бакчаларны террористлардан тулысынча саклау өчен нинди эшләр башкарырга кирәклеген санап чыкты һәм аларның барысы да акчага барып тоташа. "Якынча 26 миллион сум акча кирәк. Моннан тыш, сакчылар алсак, аларга хезмәт хакына 11 миллион сумга якын акча таләп ителә", - диде Тамара Сергеевна.
Мондый зур сумманы тиз арада гына табу мөмкин түгел, әлбәттә. Әмма террорчылык һәм экстремизмны кисәтү өчен акча булганны көтеп ятып булмый. Монда җитәкчеләрдән эшлекле чаралар күрә белү, таләпчәнлек һәм халыктан уяулык сорала. Ходай "Сакланганны гына саклармын" дигән бит...
PS:"Татарстанда терроризм һәм экстремизмны кисәтү, социаль һәм этник нигездә конфликтны булдырмау максатында республикада 3 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр "Экстремизмга - юк!" дигән айлык игълан ителде. Татарстанда тарихта күрелмәгән хәл - дин әһелләренә һөҗүм итүләр булган заманда кем ышандыра ала бездә мондый хәлләр булмас дип. Шуңа күрә Әгерҗедә дә, авылларда да һәрберебездән аеруча уяулык сорала. Урамда, подъездда, кибетләрдә, мәчетләрдә яки урманнарда шикле чит кешеләр күрсәгез, кичекмәстән эчке эшләр бүлегенең кизү бүлекчәсенә 02, 22541 телефоны буенча хәбәр итегез.

Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев