Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Уйланыгыз Мәңгелек ут каршында

    Туган җирне фашист коллыгыннан азат итәргә фронтка киткән һәр 100 сугышчының 97се яу кырында ятып калган. Батырларча һәлак булган 20 миллионнан артык сугышчының исемен укып чыгу өчен генә дә күпме вакыт кирәк булыр иде икән?! Әгерҗе районыннан киткән 10 меңгә якын якташыбызның да 6,5 меңе туган якларга кайта алмаган. Бүген...

    Реклама

    Туган җирне фашист коллыгыннан азат итәргә фронтка киткән һәр 100 сугышчының 97се яу кырында ятып калган. Батырларча һәлак булган 20 миллионнан артык сугышчының исемен укып чыгу өчен генә дә күпме вакыт кирәк булыр иде икән?!
    Әгерҗе районыннан киткән 10 меңгә якын якташыбызның да 6,5 меңе туган якларга кайта алмаган. Бүген исә районыбызда нибары 58 сугыш ветераны калган. Әйдәгез, батыр солдатларыбызны бер минут тынлык белән искә алыйк...
    Әнә, алар турында якты хәтер булып, мәйданда Мәңгелек ут яна. 9 Май көнне район үзәгендәге Җиңү мәйданына тантанага килгән һәркем бу минутларда изге утка карап, сугыштан кайта алмаган яки исән кайтып та Җиңүнең 68нче язын каршы алалмаган бабасын, әтисен, абыйсын, әбисен, әнисен күз яшьләре белән искә алгандыр. Бәйрәмнең төп хуҗалары - сугыш һәм тыл ветераннары, бер тапкыр да әти дип әйтә алмаган сугыш чоры балалары өчен 9 Май аеруча кадерле. Алар өчен моннан да якынрак бәйрәм юк. Ни кызганыч, аларның саны елдан-ел кими. Бәйрәмгә дә быел нибары 16 сугыш ветераны гына килә алган иде. Яшьләре барса да, әнә, Бари Мозаффаров, Шәүкәт Акбашев, Гариф Зарипов, Заһид Камалетдинов, Аркадий Шамшурин, Фәйзи Нәбиев, Павел Лавров, Михаил Пугачев, Мария Соловьева әле дә төз атларга тырышалар, бер-берсен кочаклап бәйрәм белән котлашалар. Район башлыгы Валерий Макаров, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин, Горький тимер юлының баш инженеры Александр Рябков һәм башка җитәкчеләр мәйданга узу белән иң элек сугыш һәм тыл ветераннарының иңнәреннән кочып күрешеп чыктылар.
    Мәйдандагы бәйрәм тамашасы ветераннарны дәһшәтле 1941 елның 22 июнь таңына алып кайтты. Левитанның сугыш башлану турындагы тавышы янәдән күңелләрне тетрәндерде. Әле мәктәп тәмамлап, чыгарылыш кичәсен үткәргән 17 яшьлек егет-кызларның матур хыяллары җимерелеп, фронтка китүләре, сыйныфтагы 35 укучының бер ел эчендә 34енең яу кырында һәлак булуы, әниләренә "похоронка" килүләрне карау сугышны үз башыннан кичергәннәргә генә түгел, безгә дә ифрат авыр булды. Ул чорларны сәхнәләштергән күренешләр ветераннарны аеруча тетрәндерде, күңелләре тулды.
    Мәйданда ветераннарга бик күп котлаулар, рәхмәт сүзләре яңгырады. Сәхнә осталарының берсеннән-берсе матур чыгышлары да фәкать алар өчен иде. Әмма бу көн саен шулай булсын иде. Онытмыйк, мин дә, син дә, ул да елның 365 көнендә дә ветераннарыбызга шундый җылы, игътибарлы караш бүләк итәргә тиеш. Ходай биргән гомерләрегезне ничек тә булса, озайта алсак иде. Сезгә тиеш әле бик күп назлар, хөрмәтле ветераннар!
    Шәһәрдә бәйрәм чаралары кичен дә дәвам итте. Әгерҗелеләрнең яраткан "Танок" удмурт халык ансамбле концерты, бәйрәм салюты белән 68нче Җиңү бәйрәме дә тарихка кереп калды. Илләр генә тыныч була күрсен!
    Рәмзия Зарипова.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: