Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Укымасам, тамак туймый

"Әгерҗе хәбәрләре" - район хәбәрләрен иң беренче халыкка җиткерүче бит ул. Ничек аңа язылмый каласың? Чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә почта әрҗәсен ничә чыгып карыйм микән? Хат ташучы Вера почта китерүгә, бар эшемне ташлап район газетасын укый башлыйм. Ышанасызмы-юкмы, бер хәрефен дә калдырмыйча укыйм. Дөньямны онытып, йотлыгып, тәмен белеп, рәхәтләнеп укыйм",...

"Әгерҗе хәбәрләре" - район хәбәрләрен иң беренче халыкка җиткерүче бит ул. Ничек аңа язылмый каласың? Чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә почта әрҗәсен ничә чыгып карыйм микән? Хат ташучы Вера почта китерүгә, бар эшемне ташлап район газетасын укый башлыйм. Ышанасызмы-юкмы, бер хәрефен дә калдырмыйча укыйм. Дөньямны онытып, йотлыгып, тәмен белеп, рәхәтләнеп укыйм", - ди Тирсәдән Фирдания ханым ТӨХВӘТУЛЛИНА.
Ул 2014 елның беренче яртыеллыгы өчен 4500 сумлык газета-журналга язылган. Димәк, яңа елдан алар йортына 25 төрле матбугат басмасы киләчәк. Төхвәтуллиннар - Тирсәдә генә түгел, районда да иң күп газета алдыручылардыр, мөгаен.
- Мин ашаганда да, йокларга яткач та, эш арасында да укыйм. Ашаганда укымасам, тамагым туймый, йокларга яткач газета алмасам, йоклап китә алмыйм. Биш минут вакытым булса да, тиз-тиз кулыма газета алам, - ди хуҗабикә.
Элек-электән килгән гадәт еллар узгач та югалмаган. Моннан 15-20 ел элек тә, әле ул вакытта газета-журналларга язылу "чүп" бәядә булганда да, 27-30 төрле басма алдырган Фирдания апа. "Казан утлары", "Сөембикә" "Человек и закон", "Работница", "Крестьянка" журналлары һәм аларга өстәп бик күп газеталар... Укып бетерергә өлгер генә.
- Газетага язылу башлануга ук, иң беренче "Әгерҗе хәбәрләре"нә язылам. "Татарстан яшьләре", "Акчарлак", "Юлдаш", "1000 советов", "Ашыгыч ярдәм" газеталары, "Гаилә учагы", "Гаилә бәхете" журналларын һәм башкаларны да яратып укыйм.
Гомумән, Фирдания апаларның почта әрҗәсе атнага ике генә көн буш тора: сишәмбе - почта элемтәсе бүлекчәләренең ял көне һәм якшәмбе. 5-6 басма килгән көн бу гаилә өчен бәйрәмгә әйләнә.
- Ул көннәрне кош тоткандай куанам. Чөнки укырга әйберем бар. Хуҗалыктагы эшләремне дә укырга күбрәк вакыт калсын дип, тиз-тиз эшлим. Күп вакытта хат ташучы Вера Нурмөхәммәтованы капка төбендә үк каршы алам. Чөнки йөрәк түзми. Тизрәк яңалыкларны укыйсым, мәгълүмат белән танышасым килә. Ә Верага мин бик рәхмәтле. Газета-журналларны яңгыр, кар-буран дими, вакытында китерә.
Бу гаиләдә барысы да укыйлар. Йорт хуҗасы Алик абый да, уллары Илназ да матбугат басмаларыннан башка яшәүне күз алдына да китермиләр. Алар йортында газета-журнал кулдан-кулга йөри.
- Газетаны кулыңа тотып укудан да рәхәт нәрсә юктыр. Минем өчен Интернет яңалыклар белән танышу урыны гына ул. Гел телевизор карап кына да утырасы килми,- ди Илназ.
Фирдания апа тормыштан алынган гыйбрәтле хәлләр, төрле язмышка дучар булган кешеләр турында укырга ярата.
- Геройларны кызганып елап алган чаклар да була. Кайвакыт аларга киңәшләр дә биреп куям. Үземнең тормышым белән чагыштыра-чагыштыра укыйм инде, - ди ул.
- Без сканвордлар чишәргә дә яратабыз. Сканворд газеталарының да 2-3 төрен яздырабыз. Кая гына барсам да сканворд алмый калмыйм, - ди гаилә башлыгы Алик абый.
Фирдания апа әдәби китаплар да укырга ярата.
- Бигрәк тә Гариф Ахунов, Габдрахман Әбсәләмов, Мәгъсум Насыйбуллин, Нәбирә Гыйматдинова, Зифа Кадыйрова, китапларын, - ди ул.
Гомумән, Төхвәтуллиннар газета-журнал яздырырга, китап сатып алырга акча кызганып яшәүчеләрне аңламыйлар.
- Хезмәт хакы бик аз алып эшләгән чаклар да булды, балалар үскәндә, аларны укытканда да акчага туенып яшәмәгәнбездер. Әмма ничек кенә булса да беркайчан да газетага язылмыйча калмадык. Киләчәктә дә үзем яратып укый торган басмалардан аерылырга җыенмыйм. Сез дә акча юклыкны сәбәп итеп куймагыз, язылыгыз, укыгыз, - ди Фирдания апа.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев