Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Укытучы әнием

Әнием Раушания ГЫЙМРАНОВА һөнәр сайлауда бер дә ялгышмаган. Ул инде 25 ел Көчек мәктәбендә укучыларны химия һәм биология фәннәренең серләренә төшендерә. Әниемнең хезмәте авыр булса да, ул - үз эшенең остасы. Дәресләр мавыктыргыч һәм файдалы узсын өчен ул бөтен осталыгын, белемен куллана. Төрледән-төрле экспериментлар, уен-дәресләр ярдәмендә укучылар күңелендә әлеге фәннәргә...

Әнием Раушания ГЫЙМРАНОВА һөнәр сайлауда бер дә ялгышмаган. Ул инде 25 ел Көчек мәктәбендә укучыларны химия һәм биология фәннәренең серләренә төшендерә.
Әниемнең хезмәте авыр булса да, ул - үз эшенең остасы. Дәресләр мавыктыргыч һәм файдалы узсын өчен ул бөтен осталыгын, белемен куллана. Төрледән-төрле экспериментлар, уен-дәресләр ярдәмендә укучылар күңелендә әлеге фәннәргә мәхәббәт уята ул. Соңгы елларда күп укучыларның химия фәне белән бәйле һөнәр сайлауларында әниемнең йогынтысы зур. Ул үзе дә, төрле конкурсларда катнашып, белемен сыный, эш тәҗрибәсе белән уртаклаша. Укучылар белән эзләнү-тикшеренү эшләре алып барырга да вакытын кызганмый. Укытучы гадел, сабыр, кайвакыт кырыс һәм таләпчән дә булырга тиеш. Әниемдә бу сыйфатларның барысы да бар. Ул шул ук вакытта һәр укучысын тигез күрә һәм бик гадел дә.
Әнием - минем сыйныф җитәкчем дә әле. Сыйныф сәгатьләрендә бергәләп кызыклы темаларга әңгәмәләр оештырабыз, бәйрәм сценарийлары язабыз. Укытучыбыз безгә белем генә бирми, бу болганчык тормышта югалып калмаска, дөрес юл табарга да өйрәтә. Күңелебездә олыларга хөрмәт, кечеләргә карата ихтирам хисләре тәрбияли. Авыр вакытларда ярдәмче дә, хаталар ясаганда төзәтүче дә ул.
Әниемнең тагын бер һөнәре бар. Ул күп еллар умартачылык белән шөгыльләнә. Аның табигатьне, кош-кортлар, хайваннарны яратуы бала чагыннан ук килә. Шуңа күрә дә бал кортларын тәрбияләүне күңел биреп, яратып башкара. Апа белән мине хезмәт сөяргә, табигатьне яратырга өйрәтәсең, әни. Эшең тыгыз булса да безгә дә вакытыңны кызганмыйсың. Без ярыш-конкурсларга әзерләнгәндә һәрчак ярдәм итәсең, уңышка ирешү серләре белән уртаклашасың, без куанганда куанасың, кайгырганда юатасың. Армспорт буенча спорт мастеры исеменә лаек булганмын икән, монда синең өлеш тә бар.
Әтием Әнвәр дә - аның уң кулы. Ул - йорт эшләрендә генә түгел, хәтта педагогик эшчәнлегендә дә әнинең таянычы, дәресләргә әзерләнгәндә гел ярдәм итәргә тырыша. Алар кулга-кул тотынып, бу катлаулы тормыш юлында бер-берсенә терәк булып, бәхетле гомер кичерәләр.
Барлык әниләрне бәйрәм белән котлыйм. Сез салкында безне җылытучы, юатучы авыр көннәрдә, кадерлеләребез!
Миләүшә Гыймранова.
Көчек авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев