Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Укучылар роботлар белән “җенләнә“

    Робот-трактор, робот-танк, робот-кеше... 2нче шәһәр мәктәбендә робототехника түгәрәгенә йөрүче укучылар үзләре ясаган роботларга әнә шундый кызыклы атамалар биргәннәр. Алар роботларны төрле "командалар"га буйсынырга да өйрәтәләр. - Татарстан Мәгариф һәм фән министрыгы һәм район мәгариф идарәсе арасында төзелгән ике яклы килешү нигезендә безнең мәктәптә фәнни-техник иҗат мәйданчыгы булдырылды һәм робототехника түгәрәге...

    Робот-трактор, робот-танк, робот-кеше... 2нче шәһәр мәктәбендә робототехника түгәрәгенә йөрүче укучылар үзләре ясаган роботларга әнә шундый кызыклы атамалар биргәннәр. Алар роботларны төрле "командалар"га буйсынырга да өйрәтәләр.
    - Татарстан Мәгариф һәм фән министрыгы һәм район мәгариф идарәсе арасында төзелгән ике яклы килешү нигезендә безнең мәктәптә фәнни-техник иҗат мәйданчыгы булдырылды һәм робототехника түгәрәге эшли башлады, - ди мәктәп директоры Рөстәм Гобәйдуллин.
    - Робототехника түгәрәгенә йөрергә теләүчеләр саны артканнан-арта. Укучылар тәнәфес вакытында булса да үзләре ясаган роботларның хәлен белеп чыкмый калмыйлар, - ди тренер Ринат Тимербаев елмаеп.
    Бүген түгәрәктә 7-11 сыйныфтан 15 укучы шөгыльләнә.
    - Башта роботларны җыйдык. Монысын укучылар бик җиңел генә башкардылар. Аннан соң аларны программалаштыру эше башланды. Ә менә монысы җиңел генә бирелмәде. Чөнки робот кеше түгел бит ул, аңа әйтеп кенә эшләтеп булмый. Аны программалаштыру өчен меңләгән формулалар, графиклар файдаланыла, - ди укытучы. Әйе, роботны программалаштыру өчен физика, математика, информатика кебек төгәл фәннәрне камил белергә кирәк.
    - Мин бу фәннәрне моңа кадәр дә яратып үзләштерә идем. Робототехника түгәрәгенә йөри башлагач, үҗәтлегем тагын да артты. Программалаштыру буенча берәр нәрсә килеп чыкмаса, өйгә кайту белән китаплар актара, Интернетта эзләнә башлыйм. Тренерыбыз Ринат Зөфәрович та бик күп сорауларыбызга җавап табарга ярдәм итә, - ди 8 сыйныф укучысы Евгения Петрова.
    Аның иҗаты - робот-кеше. Ул аны йөрергә, аерым авазлар әйтергә "өйрәткән" инде.
    - Киләчәктә әлеге роботны сөйләшергә, сорауларга җавап бирергә өйрәтергә телим, - ди Женя.
    Шушы ук сыйныфтан Олег Панковның иҗаты - робот-танк һәм робот-идарә итү пульты.
    - Әлеге ике робот үзара бәйләнгән. Робот-танк йөри, сумо көрәшендә катнаша ала. Киләчәктә аны төрле маневрлар ясарга өйрәтергә хыялланам. Тагын бер теләгем - аны робот-идарә итү пульты ярдәмендә эшләтү. Боларны тизрәк тормышка ашырасым килә инде. Киләчәктә укуымны да шушы юнәлештә дәвам итәргә телим, - ди Олег.
    Түгәрәккә йөрүчеләр күптән түгел Алабугада робототехника буенча республика ярышларына барганнар.
    - Бәйгедә сигез укучы катнашты. Алар үз көчләрен "Кегельринг квадро" һәм "Гонки по линии" номинацияләрендә сынап карадылар, - ди Ринат Тимербаев. Гади тел белән әйткәндә, бу - кеглиларны рингтан этеп чыгара һәм билгеле бер траектория буенча хәрәкәт итә алырдай роботлар ярышы дигән сүз. Укучылар ясаган роботлар әлегә призлы урыннарга лаек булмаса да, яңа дәрт белән кайтканнар ярышлардан.
    - Нинди генә роботлар юк иде анда?! Игътибарымны баскыч буйлап менеп баручы робот аеруча җәлеп итте. Баскычын да махсус ясаганнар. Робот та командаларга бик күндәм генә буйсына. Киләчәктә без дә ясаячакбыз андый роботны, - ди Олег.
    Әйе, камиллеккә чикләр юк, дип юкка гына әйтмиләр. Бары фантазияләре җитсен укучыларның. Хәер, фантазия генә түгел, олы сабырлык та кирәк аларга. Чөнки роботны бер хәрәкәт ясарга өйрәтү өчен кайчак сәгатьләр түгел, көннәр кирәк була, ди укытучылары. Тик робототехникка түгәрәгенә йөрүчеләр артка чигенә торганнардан түгел. Роботларын тагын да камилләштерү, аннан Бөтендөнья робототехника олимпиадасында катнашу теләге белән яналар бүген.
    - Тагын бер хыялыбыз - робототехника белән мәктәпнең һәр укучысын кызыксындыру, - ди Ринат Тимербаев.
    Нәкъ менә шушы максат белән үзләре ясаган роботлардан күргәзмә оештырганнар мәктәптә. Технология кабинетында урын алган әлеге күргәзмәне кызыгып карамаган укучы калмагандыр, мөгаен. Без дә шаккатып күзәттек роботларны. Көндәлек тормышыбызда "мультиварка", "автомат-машина" кебек роботлардан файдаланырга күнегеп барсак та, укучыларның аларны үз куллары белән тудыра алуы - үзе бер гаҗәеп күренеш бит.
    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: