Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Укучыларга янә iPad өләштеләр

    IT-чемпион бәйгесендә катнашучылар тырышлыгы белән җәйге каникулларда Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) 20 меңнән артык кеше теркәлгән. Укучылар арасыннан иң активлары шушы көннәрдә iPadлар белән бүләкләнде. Бүләкләнүчеләр арасында безнең районнан да өч укучы бар. "Бүгенге көндә әлеге бәйгедә районның барлык мәктәпләреннән дә катнашучылар бар. Укучылар ярдәме белән порталда...

    IT-чемпион бәйгесендә катнашучылар тырышлыгы белән җәйге каникулларда Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) 20 меңнән артык кеше теркәлгән. Укучылар арасыннан иң активлары шушы көннәрдә iPadлар белән бүләкләнде. Бүләкләнүчеләр арасында безнең районнан да өч укучы бар.
    "Бүгенге көндә әлеге бәйгедә районның барлык мәктәпләреннән дә катнашучылар бар. Укучылар ярдәме белән порталда теркәлүчеләр саны көннән-көн арта", - ди район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина. Бәйгенең икенче этабында (ул 25 майдан 1 сентябрьгә кадәр дәвам итте) җиңгән өч укучы шушы көннәрдә Вәсилә Гарәфетдиновна җитәкчелегендә Мамадышта булып кайтты. Бу юлы IT-чемпион бәйгесен оештыручылар кулыннан бүләк алу бәхете 426 балл туплаган Айдар Сафиуллинга (3нче мәктәп, 10 сыйныф), 134 балл җыйган Айрат Гәрәевка (Красный бор мәктәбе, 9 сыйныф), 109 балл җыя алган Энҗе Латыйповага (Исәнбай мәктәбе, 2 сыйныф) елмайды. "Бу укучыларның сөенечен сүзләр белән генә аңлатырлык түгел. Алар юл буе iPad планшетларын кулларыннан да төшермәделәр. Ни дисәң дә, үзең тырышып алган бүләк аеруча кадерле бит ул", - ди Вәсилә Сафиуллина.
    Ә без башка укучыларны да бәйгедә актив катнашырга чакырабыз. Мондый бәхет сезгә дә елмаер,чөнки бәйге әле дәвам итә. Аның өченче этабына 20 декабрьдә йомгак ясалачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: