Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Укучылар өчен институт ачыла

Киләчәктә студент булырга теләгән 7-11нче сыйныф укучылары өчен бүгеннән үк "яшел ут" яна. Казан федераль университеты базасында Кече филология һәм сәнгать институты ачыла. Бу яңалык турында район мәгариф идарәсе начальнигы Тамара НИКОЛАЕВА менә нәрсәләр сөйләде: - 7-11нче сыйныф укучылары өчен хәзердән үк шундый дәрәҗәле югары уку йортында Кече институт ачылу...

Киләчәктә студент булырга теләгән 7-11нче сыйныф укучылары өчен бүгеннән үк "яшел ут" яна. Казан федераль университеты базасында Кече филология һәм сәнгать институты ачыла. Бу яңалык турында район мәгариф идарәсе начальнигы Тамара НИКОЛАЕВА менә нәрсәләр сөйләде:
- 7-11нче сыйныф укучылары өчен хәзердән үк шундый дәрәҗәле югары уку йортында Кече институт ачылу зур шатлык дип саныйм. Балаларыбыз күңеленә хуш килгән белгечлек буенча киләчәктә югары белем алуга ирешү өчен тәүге адым бит бу. Кече институт директоры Татьяна Бычкова әйткәнчә, яңа формадагы уку йортының төп максаты - вуз белән мәктәп арасында тыгыз һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек булдыру, укучылар белән төрле юнәлештә аерым шөгыльләнү, һөнәр сайлауда дөрес юнәлеш бирү. Кече институтта уку балаларыбызга киләчәктә югары белем алырга юл ачачак.
Кече филология һәм сәнгать институтында 6 факультет эшләячәк. Менә алар:
татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты, чит телләр, тәрҗемә, компьютер лингвистикасы, сәнгать һәм дизайн факультетлары. Институтка кабул ителгән укучылар уку елы дәвамында сайлап алган белгечлекләре буенча Казанга килеп, читтән торып һәм дистанцион формада укытылачаклар.
Кече филология һәм сәнгать институты студенты булырга теләгән укучыларга һәм аларның әти-әниләренә бу мәсьәләне тизрәк хәл итәргә кирәк. Чөнки укучылардан һәм аларның ата-аналарыннан гаризалар 26 мартка кадәр генә 8(843)2213328 телефоны яки mifi_kfu@mail.ru электрон адрес буенча кабул ителә. Гариза формалары һәм Кече институт турында тулырак мәгълүматны http://ifi.kpfu.ru сайтыннан табарга була. Институтка кабул ителгән укучылар исемлеге 28 мартта сайтка куелачак. Ә 30 мартта аларны Кече институтны ачу һәм студент билетлары тапшыру тантанасына чакыралар.
Районыбыз мәктәпләре укучыларына һәм аларның ата-аналарына мөрәҗәгать итеп шуны әйтәм: даны еракларга таралган элекке Казан дәүләт, хәзерге Казан федераль университетында уку - зур дәрәҗә. Инде мәктәп укучыларына шушы вузның Кече институтына укырга керү мөмкинлеге тудырылган икән, моннан, һичшиксез, файдаланып калырга кирәк.
Язманы Рәмзия Зарипова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев