Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Укытучы – дөрес юл күрсәтүче

    Яңа уку елы алдыннан район мөгаллимнәре, олы педсоветка җыелып, узган уку елына нәтиҗә ясадылар, агымдагысына планнар билгеләделәр. Быелгы җыен "Мәгариф системасын база мәктәпләрен булдыру һәм милли традицияләрне саклау кысаларында үстерү" дип аталды. Авылларда укучылар кими Киңәшмәдә район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина үз чыгышын мәгариф өлкәсендәге яңалыклардан башлады. - 80нән...

    Яңа уку елы алдыннан район мөгаллимнәре, олы педсоветка җыелып, узган уку елына нәтиҗә ясадылар, агымдагысына планнар билгеләделәр.
    Быелгы җыен "Мәгариф системасын база мәктәпләрен булдыру һәм милли традицияләрне саклау кысаларында үстерү" дип аталды.
    Авылларда укучылар кими
    Киңәшмәдә район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина үз чыгышын мәгариф өлкәсендәге яңалыклардан башлады.
    - 80нән ким укучысы булган ике урта мәктәп быел төп мәктәп итеп үзгәртелде. Болар - Тәбәрле һәм Девәтернә мәктәпләре. Алардан 10-11 сыйныф укучыларын Тирсә һәм Кадыбаш мәктәпләренә автобуслар йөртәчәк, - дип хәбәр итте районның баш педагогы.
    Сүз уңаеннан: быелгы уку елында укучылар 17 гомумбелем бирү, 2 төп мәктәптә белем ала. Районда 8 бакча-мәктәп эшли.
    Мәктәпкә әзерлек бакчадан башлана
    Районда 1592 сабый балалар бакчасына йөри. Һәркайсыбызга яхшы мәгълүм: баланың башлангыч мәктәптә ничек укып китүе турыдан-туры балалар бакчасында алган күнекмәләренә бәйле.
    - ТР Мәгариф министрлыгы таләпләре нигезендә агымдагы уку елында бакчадагы хәзерлек төркемнәрендәге сабыйларның мәктәптә белем алуга ни дәрәҗәдә әзер булулары тикшерелде. Көчек, Бима, Иж-Бубый, Тирсә, Исәнбай бакчалары һәм 1, 7, 8, 9нчы шәһәр бакчаларының күрсәткечләре яхшы, - дип таныштырды Вәсилә Сафиуллина.
    9нчы балалар бакчасы мөдире Наталья Красноперова Федераль дәүләт белем бирү стандартларын (ФГОС) тормышка ашыру шартларында әлеге бакчада белем һәм тәрбия бирүнең ничек тормышка ашырылуын бәян итте. Сүз уңаеннан: әлеге бакча - "2015 елның иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү учреҗдениесе" район бәйгесе җиңүчесе дә.
    - Безнең бакча ФГОСны тормышка ашыру буенча пилот мәйданчыгы булып тора. Бурычыбыз - һәр сабыйның үсеше өчен шартлар тудыру. Әлеге бурычны тормышка ашыру өчен барлык хезмәткәрләребез махсус курслар уздылар. Без хәзер занятиеләрне бакчада гына түгел, урамда, уен бүлмәсендә дә уздырабыз. Эшебездә заманча технологияләр планшет, ноутбук, проектордан киң файдаланабыз, - дип сөйләде ул.
    Вәсилә Сафиуллина мәктәпкәчә белем бирү педагоглары алдына беренче сыйныфка балаларның нинди әзерлек белән килүенә күзәтү уздырырга һәм әлеге юнәлештә эшне яхшырту өчен чаралар комплексын булдырырга дигән бурыч куйды.
    Математикадан аксыйлар
    Белем бирү сыйфатының дәрәҗәсен күрсәтеп торучы иң төп күрсәткеч булып БДИ һәм ТДИ нәтиҗәләре тора.
    - Рус теленнән имтихан нәтиҗәләре узган елгыдан яхшырак булса да, математикадан күрсәткечләр сөенерлек түгел. Бигрәк тә 9 сыйныф укучылары тапшырган төп дәүләт имтиханы нәтиҗәләре уйланырга этәрә. Чөнки математика тапшырган 319 укучының 9ы әлеге фән буенча "2"ле билгесе алды. Безнең бурыч - математикадан белем бирүне яңа баскычка күтәрү. Моның өчен 5-9 сыйныф укучылары өчен даими аттестацияләр уздырып, аларның кайсы темалар буенча "аксауларын" ачыклау һәм әлеге кимчелекләрне бетерү өстендә даими эшләргә кирәк, - диде мәгариф идарәсе начальнигы.
    Кадыбаш мәктәбенең математика укытучысы Зәмфирә Мулланурова әлеге фәнне укыту серләре белән уртаклашты. Берничә ел дәвамында бу мәктәп укучыларының математика һәм физика буенча БДИ күрсәткечләре республика, Россия күрсәткечләреннән югары. Кадыбаш мәктәбе укучылары - математика буенча республика бәйгеләре призерлары да.
    - БДИда яхшы күрсәткечләргә ирешкәнебез өчен ТР Мәгариф министрлыгы безнең мәктәпкә математика кабинеты бүләк итте. Башка кабинетларыбыз да заманча җиһазландырылган. Без укучыларның белемен һәрчак күзәтеп, аналитик белешмәләрдә, схемаларда, графикларда, диаграммаларда, таблицаларда яктыртып барабыз. Бу алда торган бурычларны һәм ирешелгән нтиҗәләрне чагыштырырга, белем бирү сыйфатын күтәрү юлларын эзләргә ярдәм итә, - дип сөйләде мөгаллимә.
    Сәләтсез бала булмый
    Барлык чыгышлардан соң сүзне ТР Мәгариф министрлыгының белем бирү өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габрахманова алды.
    - Белем бирү дәрәҗәсен БДИ йә ТДИга гына кайтарып калу дөрес түгел. Бу да кирәк, шулай да иң мөһиме - укучыларның имтиханнарда сез ел буе куеп килгән билгеләрне аклавы. Тагын бер мөһим бурыч - укучыга дөрес профильле юнәлеш сайларга ярдәм итү. 10 сыйныфка килгәндә ул алга таба нинди юнәлештә укыячагын, кем булачагын белергә тиеш. Һәм һөнәр сайлауда дөрес юнәлеш бирүче булып сез торырга тиеш, хөрмәтле укытучылар.
    Хәзер заманалар башка, без балаларны укытмыйбыз, ә белем алырга өйрәтәбез. Бала - тере организм бит ул, ә без аларга дөрес юл күрсәтүчеләр. Менә шушы хакыйкатьне аңлаган хәлдә яңа уку елында яңа уңышларга ирешүегезне телим, - диде Казан кунагы.
    ***
    Олы җыенның икенче өлешендә районыбызның горурлыгы булырдай иң яхшы педагогларга төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды.
    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: