Иж-Бубый мәктәбе укучылары гына түгел, аларның укытучылары да белем йортына форма киеп йөри хәзер.
- Узган уку елы ахырында хезмәттәшләребез белән уйлаштык та яңа уку елында укытучылар өчен дә әнә шундый яңалык кертергә булдык. Башта форманың эскизын уйладык, тукымасын сайладык, - ди татар теле укытучысы Ләйсәния Шәймәрданова.
Форманың тулы комплектына...

Форманың тулы комплектына пиджак, чалбар, итәк, жилет һәм сарафан керә. Кемдер әлеге комплектны тулысынча тектерергә теләк белдергән, кемдер - күңеленә хуш килгән өс киемен генә.
- Форманы теккәндә һәр тәрбияче һәм мөгаллимнең үтенеч-теләген истә тотып, кием аларга килешерлек булырдай итеп, аерым-аерым эшләргә тырыштык, - диләр Әгерҗенең "Гүзәл" сәүдә йорты тегүчеләре Диләрә Брицова һәм Алинә Вәлиуллина.
Җәй дәвамында укытучылар сәүдә йортына юлны "такырайтып" бетерәләр.
- Ничек кенә булмасын, 22 комплектны 1 сентябрьгә тегеп бетердек, - диләр тегүчеләр.
Яңа уку елының беренче көнендә укытучыларының мәктәпкә матур формада килүләре укучылар өчен көтелмәгән яңалык булгандыр, мөгаен. Ә мөгаллимнәр үзләре:
- Формада йөрү безгә бик тә ошый. Моңа кадәр ник бу турыда уйламадык икән?! - диләр.
Дания АБЗАЛИЕВА.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев