Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ул безгә Яңа ел бүләге тарата

Бусагада - барыбыз да сагынып көтеп ала торган Яңа ел бәйрәме. Бу көннәрдә һәр гаиләдә бәйрәмгә әзерлек эшләре башлангандыр инде. Өегезгә сабыегыз өчен Кыш бабай чакырырга да онытмагыз. Инде күп өйләрдә түр башына чыршы менеп кунаклады. Бала-чага аның тирәсендә мәш килә. Уенчыкларны бер алалар, бер эләләр. Яңа елга дигән костюмнарын...


Бусагада - барыбыз да сагынып көтеп ала торган Яңа ел бәйрәме. Бу көннәрдә һәр гаиләдә бәйрәмгә әзерлек эшләре башлангандыр инде. Өегезгә сабыегыз өчен Кыш бабай чакырырга да онытмагыз.
Инде күп өйләрдә түр башына чыршы менеп кунаклады. Бала-чага аның тирәсендә мәш килә. Уенчыкларны бер алалар, бер эләләр. Яңа елга дигән костюмнарын киеп ятлаган шигырьләрен дә сөйләп карыйлар. Кыш бабайдан нинди генә бүләкләр көтмиләр сабыйларыбыз?! "Бераз көт, могҗизалар Яңа ел төнендә генә була", дип тынычландыра әти-әниләр сабыйларын.
Ә бүләк дигәннән, әти-әниләр күптән хәстәрләп куйганнардыр инде аны. Ул-кызлары белән әллә кайчан Кыш бабайга хат юлладылар бит. Машина, курчак кына түгел, кесә телефоны, планшет, ноутбукка кадәр сорый замана балалары. Ә әти-әни, әби-бабайлар газиз балаларының, йөрәк парәсе булган оныкларының соравын ничек канәгатьләндерми калсын инде?! Кыш бабайның бөтен теләкләрне үтәгәнен белеп торалар бит балалар.
Соңгы елларда Кыш бабай белән Кар кызын өйгә чакыру да модага кереп китте. Яңа ел кичендә өйгә килгән Кыш бабай турында бала-чага ел буе рәхәтләнеп сөйли. Ә аның кулыннан бүләк алуы нинди зур бәхет бит ул балачакта!
- Ике ел рәттән фатирыбызга Кыш һәм Кар бабайлар, Кар кызы килделәр. 15 минут дәвамында чын бәйрәм рухы хөкем сөрде фатирыбызда. Бергәләп чыршы тирәли җырладылар, биеделәр, кызларыбыз Айгөл белән Азалия Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр. Ә ул капчыгыннан кызларыбыз теләгән бүләкләрне дә чыгаргач сөенечтән нишләргә белмәделәр. Кыш бабайны кочаклап ук алдылар. Бу хезмәт өчен нибары 250 сум түләдек. Балаларыбызга ел буена сөйләрлек чын истәлек булды ул, - ди Әгерҗедән Илзидә Герасимова.
Ә менә Гомәр Шакиров гаиләсен Кыш бабай Яңа ел төнендә "төп башына" утырткан. Казаннан кунакка кайткан оныкларына онытылмаслык бүләк ясау ниятеннән ул, гәзиттәге белдерү буенча шалтыратып, Кыш бабай хезмәтен белешә. Бала-чага түземсезлек белән Кыш бабайны көтә. Әмма ул гына бусагада күренми. Көтә-көтә тәмам аптыраган хуҗалар янә әлеге хезмәткә шалтыраталар. Тегеләр тагын 10 минуттан киләбез, диләр. Әмма билгеләнгән вакыт тагын узып китә. Сәгать телләре 12не суга, нәниләр Кыш бабай килмәде дип елаша башлыйлар. Бәйрәмнең бөтен яме китә. Аптырагач, Гомәр абый, кайдандыр тиз арада киемнәр табып, үзе Кыш бабай булып киенеп керә. Бәйрәм белән котлап, күчтәнәчләр өләшә. Шунда балаларның өлкәнрәге: "Бу бит Кыш бабай түгел, ә үзебезнең бабай" дип әйтеп куймасынмы?! Еларсың да, көләрсең дә, билләһи. Менә шулай "кәкре каен"га да терәтеп куялар кайчакта Кыш бабайлар. Быел, берүк, мондый күңелсез хәлләр кабатланмасын иде инде.
- Безнең хезмәт берничә ел эшли инде. Моңа кадәр бер генә клиентны да алдаган булмады. Киресенчә, һәр өйгә шатланып киләбез. Балаларны сөендерү үзебезгә дә рәхәтлек өсти. Безнең Кыш бабай өйләргә 28 декабрьдә килә башлаячак. Заказлар җыела инде. Бигрәк тә 31 декабрьгә күп. Бу көнне кичке 11гә кадәр эшләячәкбез. Кыш бабай һәм Кар кызы матур шигырьләр, табышмаклар әзерләде. Әлбәттә, һөнәрләрен күрсәтү өчен балаларга да сүз биреләчәк. Бәйрәм булгач, Яңа ел, чыршы турындагы җырлар да яңгыраячак. Һәр өйдә 20-30 минут булачакбыз. Әлеге хезмәт өчен хуҗалар 500 сумнарын жәлләмәсләр дип уйлыйм, - ди газетага белдерү биргән бер ханым.
- Заманында Кыш бабай, Кар кызы булып киенеп, өйдән-өйгә йөрү авылыбызда матур традиция иде. Мәктәптәге хезмәттәшләребезнең балаларына Яңа ел күчтәнәчләрен өйләренә китереп бирә идек. Гармунга кушылып җырлап ишектән килеп керүгә балаларның кечерәкләре куркып елап җибәрә, олыраклары килеп сарыла, Кыш бабайның сакалын да тартып карыйлар. Ә бүләк алгач, йөзләренә кояш чыккан кебек була. Тиз-тиз һөнәрләрен күрсәтергә ашыгалар. Балалар гына түгел, Кыш бабайны әти-әниләр дә көтеп алалар иде. Бу матур традицияне югалтканга берничә ел инде. Шулай да мин үзебезгә кунакка кайткан балалар янына Кыш бабай булып киенеп кереп күчтәнәчләр өләшәм. Бергәләшеп рәхәтләнеп күңел ачабыз. Әнә шулай, балаларга онытылмаслык Яңа ел бүләге ясыйм, - ди Көчектән Илдар Нәбиуллин.
Менә шулай, җәмәгать, кемнәргәдер Яңа ел табыш чыганагы булса да, өйгә Кыш бабай һәм Кар кызы килү - сабыйларыбызга менә дигән бүләк ул. Ә сез Кыш бабай һәм Кар кызын өегезгә чакырдыгызмы әле?
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев