Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ул егерме алты яшендә Дан ордены белән бүләкләнә

    «Бик еш кына шушы орденымны, министрның исемле сәгаен кулыма алам да, хезмәт елларымны искә төшерәм. Хезмәтемне күрә һәм бәяли белгәннәре өчен җитәкчеләргә рәхмәт укыйм», – ди Исәнбайның заманында алдынгы бозау караучысы булган, соңыннан дуңгызчылыкта эшләгән авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Гөлия ИЖБУЛДИНА.

    Әгәр шәфкать туташы булам дигән теләген тормышка ашырган булса, аннан менә дигән ак халатлы шәфкать иясе дә чыккан булыр иде. Әмма мәктәпне тәмамлап, Алабугага медицина көллиятенә киткән кыз сагынуына түзә алмыйча, беренче имтиханда ук белгән билетына җавапны дөрес язмыйча туган авылы Исәнбайга кайтып китә.

    – Минем шәһәрне сайламавыма иң сөенгән кеше карт әби булды. “Кызым, бүтән шәһәр дип авызыңны да ачма, рәхәтләнеп авылда торырсың, әниең белән фермага эшкә барырсың“, – диде ул шул чакта. Бәлки, аның гомер буе авыр эштә бил бөккән әнине жәлләп шулай дип әйтүе булгандыр. Чөнки ул заманда фермада эшләве, ай-һай, авыр иде бит, ди Гөлия апа.

    Әнисе Гөлзифа белән берничә ел сыерларны бозаулата торган бүлектә эшләп хезмәт чыныгуы алган Гөлияне яшь бозаулар карарга куялар.

    Заманы нинди иде бит! 33 сыер савучы гына эшли иде ул елларда. Ай саен 120шәр бозау туа. Мин, аларны бер айга кадәр үстереп, башка бозау караучыларга тапшырам, ди Гөлия апа.

    Күз алдына китерегез әле, терлекче малкайларның һәрберсен яшь бала карагандай тәрбияли. Сөт эчерергә дә өйрәтергә кирәк, асларын да коры тотарга, ветеринарлар белән берлектә бөтен таләпләрне дә үтәргә… Хәтта яшь бозаулар фермасын мичкә ягып җылыту өчен утынын да кисә. Сынатмый да, сер дә бирми авыл кызы. Иртәнге сәгать дүрттә ике кечкенә улын ташлап эшкә чаба, караңгылык иңмичә кайтып керми.

    • Ул вакытта өй, гаилә турында уйлауны башка да кертмәдек. Беренче планда һәрчак эш булды, – ди Гөлия апа.

    Чынлап та, 80нче еллар – «Рассвет» колхозының гөрләп торган чаклары. Миллионер колхоз була ул. Җитәкчесе Касыйм абый Мөлеков, ферма мөдире Гаяз Ягъфәров, соңыннан аны алыштырган Индүс Ягъфәров эшләгән кешенең кадерен беләләр.

    – Миллионер колхоз булгач, безнең фермаларга җитәкчеләр дә еш киләләр иде. Шуңа күрә эш урынын һәрчак ялт итеп тоту да төп бурычның берсе булды, – ди Гөлия апа.

    Тырыш хезмәте лаеклы бәяләнә аның. 26 яшендә өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Алдынгы терлекче Исәнбай авыл, район Советы депутаты булып сайлана.

    • Хезмәт елларымның иң авыр чоры яшь чагыма туры килде. Әмма үкенмим. Исемемнең терлекчелек тармагында лаеклы урын алуына бик сөенәм, – ди Гөлия апа.

    Соңыннан дуңгызчылык тармагына киткәч тә, ферма мөдирләре Бания Нурышева, Илдар Хисмәтуллин һәм башка хезмәттәшләре белән бик килешеп, аңлашып эшлиләр.

    • 2002 елда ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы һәм министрның исемле сәгате белән бүләкләндем. Сәгать әле дә йөри. Бу бүләкләрнең барысы да – кадерле истәлек, – ди Гөлия апа.

    Хәзер инде авыл уңганы лаеклы ялда. Авыл читендә урнашкан өенең капка төбенә атна саен машиналар тезелә аның. Ижауда яшәүче өлкән улы Инсаф, Әгерҗедән төпчеге Асаф гаиләләре белән, читләргә сибелгән туганнары балалары белән кайталар. Өч оныгы өчен дә сөенә ул. Илнур, Илвир, Айназ “әби“ дип кочакка сарылганда, күңелен үзе дә аңлатып бирә алмастай шатлык хисләре биләп ала.

    • Менә шундый бәхетле мизгелләрне әле күп еллар кичерергә язсын, – ди Гөлия апа.

    Ххх

    Гөлия Ижбулдина – Исәнбай авыл җирлегеннән “Әгерҗе муниципаль районының Мактаулы гражданины“ исеменә лаек булган ветеран терлекче.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: