Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Үләннәр яна башлады

    Узган ял көннәрендә районыбыз янгын сүндерүчеләренә 8 тапкыр коры үлән яна башлаган урыннарга чыгып, ялкын телләрен сүндерергә туры килде. Шуның 4 очрагында коры үлән янып, урманнарга күчә башлаган иде. Җир-сулар кибеп, көннәр җылыта башлау белән тирә-юнебезне кыш буе җыелган чүп-чардан чистарту башлана. Кызганычка каршы, кайберәүләр коры үләнне, чүпне йорт, каралты-кура...

    Узган ял көннәрендә районыбыз янгын сүндерүчеләренә 8 тапкыр коры үлән яна башлаган урыннарга чыгып, ялкын телләрен сүндерергә туры килде. Шуның 4 очрагында коры үлән янып, урманнарга күчә башлаган иде.
    Җир-сулар кибеп, көннәр җылыта башлау белән тирә-юнебезне кыш буе җыелган чүп-чардан чистарту башлана. Кызганычка каршы, кайберәүләр коры үләнне, чүпне йорт, каралты-кура тирәләренә якын урыннарда яндыралар. Әз генә җил чыкса да ялкын телләренең хуҗалыкта зур янгын чыгарырга мөмкинлеген уйлап та карамыйлар. Юл буйларындагы коры үләнгә ут төртү һәм караучысыз калдыру, тәмәке төпчеген ташлап китү дә еш кына янгын чыгуга китерә. Учакны төзелеш корылмаларына 50 метрдан да якын булмаган урында ягарга кирәк. Ә бакчачылык ширкәтләрендә чүп яндыру өчен махсус урыннар булырга тиеш. Учак сүнгәнче аны карап торырга һәм соңыннан су сибеп сүндерергә кирәк. Һәр шәхси хуҗалыкта су тутырылган мичкә һәм янгын сүндергеч булырга тиеш.
    25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстан территориясендә янгынга каршы көчәйтелгән режим кертелә. Бу чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга штрафлар күләме икеләтә арта.
    Матур язларыбыз, ямьле җәйләребез хәвеф-хәтәрсез узсын. Ә моның өчен барыбыздан да янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү таләп ителә.
    Айрат Шәйдуллин,
    янгын күзәтчелеге буенча Әгерҗе районы баш дәүләт инспекторы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: