Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Уңга карасаң да – сын

    "Нәүрүз" ширкәтенең Әгерҗенең Казанская урамындагы төп офисы менә инде ничә ел рәттән шәһәрне Яңа елга бизәү бәйгесендә беренче урынны алып килә. Быел да аның яныннан битараф кына узып китү мөмкин түгел. Бинаның ике ягы буйлап нинди генә сыннар тезелеп китмәгән: әнә, хәтта өлкәннәр дә яратып карый торган "Маша һәм Аю"...

    "Нәүрүз" ширкәтенең Әгерҗенең Казанская урамындагы төп офисы менә инде ничә ел рәттән шәһәрне Яңа елга бизәү бәйгесендә беренче урынны алып килә. Быел да аның яныннан битараф кына узып китү мөмкин түгел.
    Бинаның ике ягы буйлап нинди генә сыннар тезелеп китмәгән: әнә, хәтта өлкәннәр дә яратып карый торган "Маша һәм Аю" мультфильмы геройлары. Шунда ук Куян, бал тәпәне кочаклаган Аю. Бинага керү ишегенең бер ягында - уклары 12гә якынлашучы сәгать. Ә икенче ягында 2014 елның символы - Ат. Бераз читтәрәк - Кар бабай, Эм-энд-эмслар. Кыскасы, уңга карасаң да, сулга карасаң да ниндидер үзенчәлекле матур сыннарга тап буласың. Әлеге сыннар урам яктан боз корылма белән уратып алынган. Ул шакмак сыман кисәкләрдән төзелгән. Өстенә боздан матур бизәкләр ясап куйганнар.
    - Без бозны елның-елында йә Иж елгасыннан, йә Яңавыл буасыннан алып кайтабыз. Быел егетләребез бозны Яңавыл буасыннан бензин пычкылары белән кисеп алып кайттылар. Монысы ир-егетләр эше булса да, бина тирәсен бизәүдән бер генә белгечебез дә читтә калмый, - ди "Нәүрүз" ширкәте директоры урынбасары Айрат Салихов. Сыннарны ясау буенча үз хезмәткәрләре арасында бәйге дә оештыралар икән.
    - Белгечләр төркемнәргә бүленә һәм нинди сын ясаячагын алдан ук билгеләп куя. Сыннар ясалып беткәч, нәтиҗә ясыйбыз. Гадәттә, дуслык җиңә, - ди ул.
    Боз корылмалар эченә төрле төстәге кечкенә лампочкалар урнаштырылган. Кичен ут кабынуга, боз корылмалар төрледән-төрле төсләр белән тирә-юньне яктыртып тора. Ә корылма тирәсендә кардан ясалган яшел чыршылар. Һәр чыршы өстендә - лампа. Кар чыршылар гирляндалар белән дә уратып алынган. Ут кабынуга, бу тирә үзенчәлекле әкият шәһәрчеген хәтерләтә. Җем-җем килеп янучы яшел төстәге кар чыршылар аеруча матур. Ирексездән: "Кая барсам да озатып барыр карлы чыршылар", - дип җырлыйсы килә башлый.
    Кар сыннарыннан бераз читтәрәк Яңа ел гүзәле - зур чыршы басып тора. Ул: "Ә мин - кар чыршысы түгел, урманнан алып кайткан табигать гүзәле", ди сыман горурланып. Бу чыршыда да нинди генә утлар юк! Җем-җем килеп янган утлардан күзләр камаша.
    Менә шул берсеннән-берсе үзенчәлекле матур сыннары, төрледән-төрле утлары белән җәлеп иткәнгәдер инде, бу тирәдә көндез дә, кичен дә халык күп. Кемдер фотога төшә, кемдер игътибар белән сокланып сыннарны карый... Бала-чагага аеруча күңелле биредә.
    - Шушы сыннар арасыннан бина эченә үтүе үзебезгә дә рәхәт. Иртән эшкә килгәндә үк кәеф күтәрелеп китә, - ди "Агро-Кама" ширкәтенең нормага кую бүлеге начальнигы Лилия Нәбиуллина.
    Әле бу гүзәллекне күрмәгән булсагыз, сигез көнгә сузылачак Яңа ел бәйрәме көннәрендә бармыйча калмагыз. Без язганнарга үз күзләрегез белән инанып, мондый матурлыкны тудыручыларга үзегез дә рәхмәт әйтерсез. Истәлеккә фотога төшәргә дә онытмагыз.
    Дания Абзалиева.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: