Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Универсаль егет

Басу-кырларда кыр корабларының тавышлары тынганга да инде шактый вакыт узды. Әмма күз алдында гел бер картина: бер-бер артлы тезелеп киткән чит ил комбайннары һәм алардан күз ачып йомганчы КамАЗга бушатылучы гәрәбәдәй алтын бөртекләр. Табигатьнең иң матур, кабатланмас чоры шул ул урып-җыю вакыты. Әле шушы матурлыкны тагын да тулыландыручылар кемнәр дип...

Басу-кырларда кыр корабларының тавышлары тынганга да инде шактый вакыт узды. Әмма күз алдында гел бер картина: бер-бер артлы тезелеп киткән чит ил комбайннары һәм алардан күз ачып йомганчы КамАЗга бушатылучы гәрәбәдәй алтын бөртекләр. Табигатьнең иң матур, кабатланмас чоры шул ул урып-җыю вакыты.
Әле шушы матурлыкны тагын да тулыландыручылар кемнәр дип беләсез: урып-җыю кампаниясенә старт бирелгәннән бирле күзләренә йокы кермәгән, йөзләре кояшта янган, техника көйсезләнеп китсә, шундук төзәтү эшенә керешеп куллары майга буялган, арган-талган булсалар да ап-ак тешләрен күрсәтеп елмаеп торучы кыр батырлары алар. Бу ир-егетләрнең төшке ашка туктаганда да, иртәнге "планерка"га җыелганда да, инде кояш батып күктә ай-йолдызлар калыкканда сүзләре гел бер тирәдә бөтерелә: кайсы басуда күпме ашлык чыга, әле алдынгылык кемдә, ничә гектардан икмәк җыясы калды... Бу эштә инде күпьеллык эш тәҗрибәләре булган өлкән абыйларын читтән генә бер егет күзәтеп тора. Әңгәмәгә кушылса, кистереп үз сүзен әйтә белүче, эштә барысыннан да уздыручы бу яшь кенә егетне барысы да хөрмәт итәләр. Хөрмәт итмәскә мөмкин дә түгел: 22 яшендә генә булса да, Көчек егете Нияз ХУҖИН инде дүртенче тапкыр районның иң алдынгы комбайнчысы исемен яулады. Быелгы урып-җыю чорында ул, 26 мең центнер ашлык суктырып, беренчелекне алды. Шушы чорда алны-ялны белми эшләгән комбайнчы уч тутырып акчасын алган, бозау белән бүләкләнгән, ашлык та биргәннәр.

ӘТИ ТӘРБИЯСЕ
Олы хөрмәт белән, яратып искә ала әтисен Нияз. Үзе дә алдынгы тракторчы, комбайнчы булган Дамир Хуҗинны районда белмәүчеләр сирәк булгандыр. 25 яшендә III дәрәҗә Хезмәт даны ордены белән бүләкләнгән комбайнчы иде ул! 57 яшендә барлык якыннарын хәсрәт утына салып, кинәт кенә якты дөньядан китеп баруы гына бик кызганыч.
- Әтине бик юксынабыз, сагынабыз. Нинди генә эшкә тотынсам да, ул искә төшә. Миңа бигрәк тә аның киңәшләре җитми. Иртә китәсен күңеле сизгәндерме, белмим, әткәй миңа барысын да өйрәтеп калырга тырышты, - ди Нияз.
Техниканы кайчан иярли башлаганын Нияз үзе дә хәтерләми. Ә менә 10 яшьтә җәйге каникул чорында ике иптәше белән колхоз көтүен көткәнен әле хәзер дә горурланып искә ала.
Ул вакытта "Иркен" колхозын җитәкләгән Дилүс Гатауллин 1 сентябрьдә җәйге чорда эшләгән укучыларны бүләкләгәндә шушы малайларга олы рәхмәтен белдерә һәм премия тапшыра. Ә балачакта шуннан да олы бүләк буламы соң инде? Әлбәттә, Нияз беренче хезмәт хакын вак-төякләргә тотып бетерә, анысы. Әмма аннан акчаның кадерен белә башлый. Төпчегенең иртә кул арасына керүенә Дамир абый да бик сөенгәндер.
- Гаиләдә ике абыйдан соң туган төпчек малай булсам да иркәләүләр тәтемәде миңа. Үзем дә ялагайланып йөри торганнардан түгел. Үҗәтлегем, кызыксынуым аркасында мин барысын да өйрәнергә тырыштым. Әткәйнең һәр техника турында җентекләп сөйләве, тимер атлар ватылып киткәндә менә болай итәргә кирәк дип өйрәтүе, һәрвакыт үзенә ияртеп йөрүе файдага гына булган. Мине бик ярата иде шул ул. Әткәй кырыс булса да, ярдәмчел, төпле фикерле иде. Кечкенә чакта да "Әткәй, теге иптәшемнең бу әйбере бар, миңа да алып бир әле", дигәнем булмады. Үзем акча эшләп ала торган идем, - дип искә төшерә балачагын Нияз.
Яңадан мөстәкыйль рәвештә комбайн иярли башлагач та, Ниязның төп киңәшчесе, ярдәмчесе әтисе Дамир абый була. Хәзер дә ул аның һәр сүзен истә тота. Ә әти киңәше үтемле ул.

МАКСАТ КУЙДЫҢМЫ, ИРЕШ
Кечкенәдән үз алдына максат куеп, шуңа ирешеп үсә Нияз. 5 сыйныфка кадәр гел "биш"кә генә укый, көрәш белән мавыга. Олы абыйлары читкә киткәч, өйдә әти-әнисенең төп ярдәмчесенә әйләнә. Мәктәпне тәмамлагач, финансистлыкка укырга керә.
- Миңа уку беркайчан да авыр бирелмәде. Хәтерем яхшы минем. Укытучы сөйләгәнне шунда ук сеңдереп бара идем, - ди Нияз.
Шәһәрдә калу мөмкинлекләре булса да, егетнең күңеле авылга ашкына. 13 яшеннән комбайнда ярдәмче булып эшләгән Нияз - уе белән һәрчак басу-кырларда. Әтисе белән "Дон", аннан "Нью-Холланд"та тәҗрибә туплагач, 17 яшеннән чит ил комбайнын мөстәкыйль иярли башлый... һәм беренче елны ук 22 мең центнер ашлык суктырып районда беренчелеккә чыга. Үзенең уңышларында абыйлары Илназ белән Илһамның да ярдәмнәре зур, ди. Алар, ел саен урып-җыю чорында отпускыга чыгып, энекәшләренә ярдәмгә кайталар.
- Мин сан артыннан кумыйм. Эшне сыйфатлы итеп башкарырга тырышам. Кайберәүләр кырга чыгуга ук беренчелеккә омтылалар, мин сабыр гына "чебешәрне көзен саныйлар" дип куям. Ә минем кырга чыкканчы ук үзалдыма максат куелган була: "Җиңәргә!" - дип Нияз уңышка ирешү серләре турында сөйли.
Җитәкчеләр дә мактап туялмыйлар шул үзен. "Синең кебек егетләр белән теләсә нинди эшне башкарырга була", диләр.
- "Агро-Кама" җитәкчесе булган Илгиз Салихов эшләгән кешенең кадерен белде, яшьләрнең дә сүзенә колак салды. "Тирсә-транс" директоры Рәшит Кашапов та гел үсендереп тора, - ди Нияз.
Ә җитәкчеләр зур өмет баглаган икән, ничек алар йөзенә кызыллык китерәсең?
- Быел урып-җыюның соңгы көнендә төнге өченче яртыда гына кайттым. Әлбәттә, мондый кызу эш вакытында йокы туймый, диләр кайберәүләр. Ә минеке туя. 4-5 сәгать йокласам, миңа шул җитә, - ди Нияз.
Алдынгы яшь комбайнчы инде ике тапкыр Казанда узган "Уңыш" бәйрәмендә катнашкан. Монысын да җитәкчеләрне үзенә карата хөрмәте, ди ул.
Максатка ирешү дигәннән тагын бер матур сыйфаты бар Ниязның. Комбайнны үзе иярли башлагач, ул хезмәт хакына мөгезле эре терлек ала. Икенче елны аларны симертеп сатканнан соң, машиналы була. Ул студент булганда да әти-әнисеннән акча алып укымый. Һәрнәрсәгә кечкенәдән үзе ирешә.
Әнә шулай, гәрәбәдәй алтын бөртекләрне җир куенына салуда да, аларны җыюда да, "Көчек" участогында терлек азыгы хәзерләүдә дә үзеннән өлеш кертүче, бөтен төр техниканы да иярләүче, аларны төзәтүче, хуҗалыкта бөтен эшкә кулып ятып торучы Ниязны авылда "универсаль егет", диләр. Һәр тарафта һәрвакыт уңышлар көтеп торсын иде аны.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев