Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Үпкәләмим язмышыма

40 елга якын гомерен милициягә багышлаган, "ТР Эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре" күкрәк билгесе, Дуслык ордены, дистәләгән Мактау грамоталары белән бүләкләнгән милиция полковнигы Сәүбән ага СӘФӘРОВ, 8 ел инде лаеклы ялда булса да, төн йокыларын качырган, бик тә тынгысыз булган хезмәт юлларын әле хәзер дә бик еш искә ала. Без...

40 елга якын гомерен милициягә багышлаган, "ТР Эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре" күкрәк билгесе, Дуслык ордены, дистәләгән Мактау грамоталары белән бүләкләнгән милиция полковнигы Сәүбән ага СӘФӘРОВ, 8 ел инде лаеклы ялда булса да, төн йокыларын качырган, бик тә тынгысыз булган хезмәт юлларын әле хәзер дә бик еш искә ала. Без дә аның белән үткәннәргә сәяхәт кылдык.
- Сәүбән Сәфәрович, Сез - 60 яшькә кадәр район эчке эшләр бүлегендә эшләп лаеклы ялга чыккан милиция ветераны. Районда Сезне белмәгән кеше юктыр. Шулай да тәрҗемәи хәлегез, уй-фикерләрегез әле күпләргә билгеле түгелдер. Кайсы якларда, нинди гаиләдә үстегез?
- Мин 1941 елны Арча районы Мөрәле авылында туганмын. Әтием сугышка китеп, 1942 елда һәлак булган. Ул замандагы бик күпләр кебек әтисез тормышның бөтен газабын күреп үстем. Ипигә дә туймадык бит балачакта. Кием-салымны әйткән дә юк. Кышкы суыкларда бер кат юка ыштан киеп күрше Сеҗе авылына укырга йөри идек. Якташым язучы Мөхәммәт Мәһдиевның кайсы гына әсәрен укысам да, нәкъ безнең турыда язылган кебек. Аның "Без - 41нче ел балалары" китабын кулыма алган саен күңелләрем тула. Бер арттырусыз, шундый гади итеп авыл малайларының сугыш елларында ачлык-ялангачлыкта тилмерүләрен дә, әтисез михнәтле тормышны да сурәтләгән ул. Әлеге әсәрдәге геройларны таныйм, аларның күбесе - чын тормыштан алган якташлар. Миннән бераз зуррак булсалар да, язмыш сынауларын бергә кичкән буын без.
- "Милиция" сүзе бик күпләр өчен куркыныч, күңелгә шом да сала кебек. Ни өчен шушы һөнәрне сайладыгыз?
- Мин, гап-гади авыл малае, милициягә урау юллар аша килдем. Мәктәптә укыганда милициядә эшләрмен дип уйламадым да. Чистайда электриклар әзерли торган техникумда укыганнан соң, Арчада шушы һөнәр буенча эшләргә туры килде. Әмма бу эш минеке түгеллеген аңладым. Аннан - армия хезмәте. Андагы тәртип, төгәллек миңа милициягә юл алырга булышкандыр дип уйлыйм. 1968 елда Алабугага милиция мәктәбенә укырга кердем. Катлаулы, җаваплы, куркыныч булса да, бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмим. Алабугада укуны теләсә нинди югары уку йортларында белем алуга да алыштырмыйм. Шундый тирән белем бирделәр анда. Аннан соң Казан дәүләт университетында укыдым.
Ничек Әгерҗегә килүемне дә әйтим әле. Мин монда егет чакта бер тапкыр булган идем. Ә диплом алгач, Әгерҗе яки Әлмәтне сайларга куштылар. Мин аз булса да таныш Әгерҗене сайладым һәм биредә төпләнеп тә калдым. Кыскасы, 60 яшькә кадәр милициядә эшләвем белән горурланам һәм һич тә язмышыма үпкәләмим.
- Сәүбән Сәфәрович, эшләгән дәвердә төрле вазифаларны башкарырга туры килгәндер. Ә күңелегезгә иң якыны кайсы тармакта эшләү булды?
- Мин 10 ел тикшерүче вазифасын башкардым. Бу вакытта бик күп җинаятьләрне ачарга туры килде. 80нче елларда шәһәрдә яшьләр арасында берничә төркем оешкан иде. Әнә шуларның тамырларын корыту өчен көн-төн көрәштек без. Әле дә хәтерлим: Яңа ел каршыларга берничә минут кала мине тимер юл узелы хастаханәсенә чакырдылар. Бер яшь егеткә пычак белән кадаганнар. Тикшерү, сорашу эшләрен төгәлләгәндә, таң атып килә иде инде. Гаиләм белән Яңа елны каршылау насыйп булмады. Бу җинаять тә әнә шул төркемнәр арасында килеп чыккан низаг аркасында булган. Ул вакытта эчке эшләр бүлеге белән Рафил Ногманов җитәкчелек итте. Аның зирәклеге, осталыгы, коллективны уч төбендәге кебек тота белүе аркасында яшьләрне урынына утырта алдык, төркемнәрнең тамырларын корыттык.
Актанышта 2 ел эчке эшләр бүлеген җитәкләгәннән соң мин Әгерҗене сагынып кабат бирегә кайттым. Һәм күп еллар оператив эшләр буенча начальник урынбасары булып эшләдем. Күңелемә иң якыны да шушы вазифа булгандыр. Үземә дә, кул астымда эшләүче егетләргә дә таләпчән идем. Усал диючеләр дә булды. Әмма безнең эштә тимерне кызуында сугу, җинаятьне кайнар эзләр буенча эзләү аеруча мөһим. Бер генә мисал. Шулай бер елны Красный борда берәүне үтереп көймә астына яшергәннәр иде. Бала-чага уйнаганда мәетне күргәннәр. Менә шул вакытта оператив эшләү нәтиҗәсендә җинаятьчеләр бик тиз кулга алынды. Мондый мисаллар безнең эштә бихисап инде...
- Милициядә эшләү беркайчан да җиңел булмагандыр. Бергә кулга-кул тотынып эшләгән хезмәттәшләрегезне дә искә алып үтик әле.
- Һәр эштә дә аңлашып, бер-береңне хөрмәт итеп эшләү кебек сыйфатлар бик мөһим. Ә без тагын закон статьяларын төнлә уятып сорасалар да белергә тиеш идек. Ык-мык килеп, төртелеп калулар гафу ителмәде. Бик озак еллар хезмәттәшләрем Фәрит Ваһапов, Миннәхмәт Хуҗахмәтов, Расим Исхаков, Станислав Фәтхуллин белән аңлашып, килешеп эшләдек. Башка районнарга китсәләр дә Роберт Хәмидуллин, Расим Шәймәрданов белән дә элемтәләрне өзмәдем.
- Җинаятьчелекне киметү өчен ниләр эшләргә кирәк дип саныйсыз?
- Иң төп таләп вакытны кызганмаска кирәк дип саныйм. Җитәкче үзе дә хезмәткәрләре белән җиң сызганып эшләргә тиеш. Безнең эштә тәҗрибә дә, сизгерлек тә, һөнәри осталык та, шул ук вакытта кешелекле булу да таләп ителә. Бер вакыйга әле дә истән чыкмый. Шулай бервакыт Хор.Ключ, Тирсә, Биектау, Көчек һәм башка авылларда кибетләрне бастылар. Әгерҗе юлында сумкасын байлык белән тутырган карак тотылды. Ул Ижау кешесе булып чыкты. Утырып кайтканнан соң да акыл кермәгән бу адәм яңадан Салагыш кибетен басты. Ул вакытта аны Красный борда эләктердек.
- Милициянең дуслары күбрәк буламы, дошманнарымы?
- 2004 елдан лаеклы ялда булсам да, эшләгән еллар беркайчан да онытылмый. Әмма шушы гомеремә кадәр без эләктергән бер генә җинаятьченең дә килеп янаганы булмады. Үзләренең гаепләрен таныганнар алар, димәк. Авылларда да тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кемнең генә ишеген шакысам да, исемемне әйтүгә ачалар иде. Районда мине белмәүчеләр юктыр да.
- Милиция ветеранының көннәре хәзер ничек уза?
- Мин һәр көнне иртән зарядка ясыйм, кыш көне чаңгыда йөрим. Җәй көне җиләк җыю, каен себеркесе әзерләү, бакчада эшләү күңелгә рәхәтлек бирә. 40 елдан артык бергә яшәүче Сөембикәмә дә бик рәхмәтле мин. Ул мине һәрвакыт аңлап яшәде, тормышта олы терәгем булды. Йорт, бала тәрбияләү мәшәкатьләре күбрәк аның җилкәсенә төшсә дә, беркайчан зарланмады. Хәзер балалар, оныклар өчен сөенеп яшибез.
- Туган яклар сагындырамы, анда еш буласызмы?
- Әнкәй вафат инде, туган йортыбыз да юк. Әмма күңел гел Мөрәлегә ашкына. Ярый әле, Сөембикәнең туганнары анда яши. Ел саен туган якларга кайтып киләбез. Тау башына утырып, балачагымны искә алырга яратам. Авыр булса да, балачак гел хәтердә яңара ул. Казанда яшәүче апам Рәйхана белән дә күрешеп яшәргә тырышабыз. Әнә шулай, әкренләп, гомер көзенә аяк атлыйбыз...
Әңгәмәдәш - Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: милиция ветераны, эчке эшлђр