Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Уразай мәчетенә газ киләчәк

"Безнең Уразайга бу кадәр күп җитәкчеләрнең берьюлы килеп, борчыган проблемалар турында халык белән уртага салып сөйләшкәннәре юк иде әле. Район башлыгына рәхмәт, кече авылларда яшәүчеләргә дә игътибар бирә башлаулары өчен", - ди авыл халкы. Район башлыгы Валерий Макаров бу атнада иртәнге планерканы Уразайда уздырды. Беренче карашка уразайлыларның үпкәләрлекләре юк кебек....

"Безнең Уразайга бу кадәр күп җитәкчеләрнең берьюлы килеп, борчыган проблемалар турында халык белән уртага салып сөйләшкәннәре юк иде әле. Район башлыгына рәхмәт, кече авылларда яшәүчеләргә дә игътибар бирә башлаулары өчен", - ди авыл халкы.
Район башлыгы Валерий Макаров бу атнада иртәнге планерканы Уразайда уздырды. Беренче карашка уразайлыларның үпкәләрлекләре юк кебек. Шушы авылдан чыккан мәрхәмәтле авылдашлары Наилә Нурмиева район җитәкчелеге белән берлектә күп кенә проблемаларын даими хәл итеп тора. Менә дигән яңа клублары бар, мәчетле булдылар, сугыш каһарманнары булган авылдашлары истәлегенә быел бик матур обелиск калкып чыкты. Хәзер менә мәчеткә газ кертүне хәл итү артыннан йөриләр.
- Быел мәчетегезгә газ киләчәк, - дип ышандырды район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов.
Әмма уразайлыларны борчыган башка проблемалар да бар. Әнә, берничә генә йорты булган тыкрыкка су кертүне сорыйлар.
- "Чиста су" программасында һәр йортка су кертү каралмаган. Материалларын үзегез сатып алсагыз, бу эшне башкаручы табачакбыз, - диделәр җитәкчеләр.
Балалар бакчасына уенчыклар, келәм сорап та мөрәҗәгать иткән булганнар.
- Бакчага 12 мең сумлык уенчыклар, ике келәм алырга акча бирелде, - диде мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.
Бу көнне Валерий Макаров балалар бакчасын да карап чыкты. Бакчаны төзекләндерү буенча төзүчеләргә конкрет эшләрне тиз арада башкарып чыгу бурычы куйды. Киләсе елда Уразайда электр баганаларын алыштыру эшләре көтелүен дә хәбәр иттеләр. Ә авыл урамнарын кышын кардан чистарту бурычы "Агро-Кама"га йөкләнелде.
Шул ук вакытта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Иванов авылда транспорт, җир милек салымнары буенча бурычлылар булуын да искәртеп үтте. Салагыш җирлеге Советына бурычлылар белән җитди эш алып бару бурычы куелды.
Район башлыгының иртәнге планеркасын кече авылларда уздыру дәвам итәчәк.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев