Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Уразайдан Раилә ханым Бариеваның “Имәндәй терәк“ дип аталган яңа китабы дөнья күрде

Уразайдан Раилә ханым БАРИЕВА соңгы елларда иҗат эше белән бик актив шөгыльләнә. Бер-бер артлы Салагыш төбәге табигате, исеме тарихта гына калган туган авылы Рыс, тормышында олы терәк булган гаиләсе, туганнары турындагы шигырьләре туып кына тора аның. 2014 елда Раилә ханымның "Сагынып яшим" дигән шигырьләр китабы дөнья күрде. Ә узган атнада...

Уразайдан Раилә ханым БАРИЕВА соңгы елларда иҗат эше белән бик актив шөгыльләнә. Бер-бер артлы Салагыш төбәге табигате, исеме тарихта гына калган туган авылы Рыс, тормышында олы терәк булган гаиләсе, туганнары турындагы шигырьләре туып кына тора аның. 2014 елда Раилә ханымның "Сагынып яшим" дигән шигырьләр китабы дөнья күрде. Ә узган атнада ул иҗатын яратучыларны, каләм осталарын, җырчыларны "Имәндәй терәк" дип аталган икенче китабын тәкъдим итү кичәсенә җыйды.

Шунысы сөенечле, бу китабы Раилә ханымның 55 яшьлек юбилеен каршы алган көннәрдә табадан төште.

- Минем өчен икеләтә бәйрәм бу, - дип сөенде ул.

Залдагы тамашачы да Раилә ханымга олы рәхмәт сүзләрен җиткереп калырга ашыкты. Җәмәгате Нәҗип белән төп йортта туганнарын сөенеп каршы алып яшәгәннәре, инсафлы уллар үстергәннәре өчен рәхмәт сүзләре әйттеләр. Иҗат әһелләре каләменең һәрчак үткен булуын теләделәр. Каләм остасы үзе соңгы елларда иҗат җимешләренә киң урын бирүче "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы, үзәк китапханә, "Күңел чишмәләре" әдәби-иҗат берләшмәсенең Рәхмәт хатларына ия булуына сөенүен яшермәде.

Раилә ханым тагын шуның белән дә бәхетле, аның күп кенә шигырьләрен үзебезнең төбәк композиторлары Гафият Нигъмәтуллин, Дамир Муллахмәтов көйгә салган. Уразайдан Илназ Фазлыев, Тәбәрледән Динар Шәймәрданов әлеге җырларны бик яратып башкаралар. Бу көнне сәхнә түреннән шушы иҗат осталары тудырган бик күп җырлар яңгырады. Авыл балалары Раилә апаларының яңа китабына кергән шигырьләрен сөйләделәр. Ә ул үзе:

Күңел сандыгымны ачтым сезгә,

Ачып салдым керсез йөрәгем.

Җан түреннән чыккан сүзләремнең

Кешеләргә бармы кирәге?

дип "Шигырь язам" дигән шигырен укыды. Әлбәттә, кирәк дип җавап бирер идем. Әле сезнең иҗатның чәчәк аткан бер мәле генә, Раилә ханым. Әнә шул иҗат утында янып, кешеләрне сөендереп яшәргә язсын.

Раилә ГЫЙБАДУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев