Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Урманчы авылдашларым

Илдус абый МӨДӘРИСОВ чирек гасыр инде Красный бор урманчылыгында эшли. Урманнарга иң бай як ул Әгерҗе төбәге. Ә Красный бор урманнарына керсәң, адашып калуыңны көт тә тор. Йөзьяшәр нарат-чыршылар, җәен яшеллеккә, көзен алтынга күмелүче каен-усаклар, җиләк-гөмбәләр... Хәтта биредә аю-бүреләр дә бар дип сөйлиләр. Ничек кенә куркыныч кебек тоелмасын, урман эченәрәк...

Илдус абый МӨДӘРИСОВ чирек гасыр инде Красный бор урманчылыгында эшли.
Урманнарга иң бай як ул Әгерҗе төбәге. Ә Красный бор урманнарына керсәң, адашып калуыңны көт тә тор. Йөзьяшәр нарат-чыршылар, җәен яшеллеккә, көзен алтынга күмелүче каен-усаклар, җиләк-гөмбәләр... Хәтта биредә аю-бүреләр дә бар дип сөйлиләр. Ничек кенә куркыныч кебек тоелмасын, урман эченәрәк кергән саен серле дөньяга тап буласың. Әнә шул табигать байлыгын саклау, аны тагын да баету өчен тырыша Илдус абый.
Исәнбайдан башлап Салагышка кадәр 16 мең гектардан артык мәйдан - Красный бор урманчылыгы хезмәткәрләре карамагында.
- Районыбыздагы урманнарның күп өлеше - хәзер арендаторлар кулында. Без - контроль-күзәтүчеләр ролендә. Агачлар киселгән урыннарны чистартканнармы, дөрес кискәннәрме, яшь үсентеләр утыртканнармы, алар ничек үсеп киткәннәр - без шуларны күзәтәбез, киңәшләребезне бирәбез, - ди Илдус абый.
Хезмәттәшләре - урман мастерлары Николай Мурнов, Леонид Сергеев, Артур Сөләйманов, Виталий Коробейников белән дистә еллар кулга-кул тотынып эшлиләр. Халык арасында урманнарны саклау турында пропаганда алып бару, мәктәп укучылары белән эшләү дә - төп бурычларының берсе.
Красный бор мәктәбе урманчылыгы белән дә тыгыз эшлиләр алар. Биология укытучысы Жанна Яковлева да, урман мастерлары да укучылар белән бергә плакатлар, лозунглар әзерлиләр. Балалар авыл тирәсен чүптән арындыру, урман байлыклары чикләвек, нарат күркәләре, орлыклар җыюда да зур булышлык күрсәтәләр. Экология сукмагы - урманчыларның һәм мәктәп укучыларының уртак җимеше. 70нче елларда нигез салынган әлеге сукмакны яңартып торуга, матурлауга Илдус Мөдәрисов зур тырышлык куя. Биш чакрымга сузылган әлеге сукмакта агачтан эшләнгән урман җәнлекләре аю, керпе, Чулман буенда дельфинга юлыгасың. Алар кулы белән ясалган гөмбә-чәчәкләр дә бик матур. "Наз" приютында тәрбияләнүчеләр, тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр әлеге матурлыкка сокланалар.
- Мин үзем дә әлеге экологик сукмакта йөрергә яратам. Җәен велосипедта җилдерәм, кышын чаңгыда йөрим. Кыш көннәрендә дә аны чистартып торуга зур әһәмият бирәбез. Чөнки биредән халык беркайчан да өзелеп тормый, - ди Илдус әфәнде.
Киләчәктә экологик сукмакны тагын да баету өстендә эшләячәкләр. Мәсәлән, дару үләннәре, урман җәнлекләре һәм башка станцияләр булдырырга планлаштыралар. Укучылар экскурсиягә килүчеләрне урман байлыклары белән таныштырып барачаклар.
- Балаларның урманчы һөнәренә кечкенәдән өйрәнеп үсүләре, яшел байлыгыбызга сак караулары сокландыра. Бу малайлар-кызлар арасында урманчы һөнәрен сайлап, безгә алмашка эшкә кайтучылар да булыр дигән өметем зур, - ди Илдус абый.
Урман мастеры буш вакытта җиләк-гөмбәгә йөрергә ярата. Җәмәгате Лидия ханым да питомникта мастер булып эшли. Уллары Виталий да ун елга якын инде урман мастеры вазифасын башкара. Әнә шулай, гаиләләре белән урманчылар алар.
- Мин үземне урманнан башка күз алдына да китерә алмыйм. Ул - минем яшәешем, сулар һавам, - ди авылдашым Илдус абый.
Тагын бер авылдашым, Илдус абыйның сыйныфташ дусты Фәрит НИГЪМӘТУЛЛИНның да Лубян урман хуҗалыгы техникумын тәмамлап, туган якта эшли башлавына 24 ел булган инде. Ул Красный бор участогында "Кампромлес" ширкәтендә хезмәт куя. Коллективта һәркем белән уртак тел табып, яшьләрне эш серләренә өйрәтеп, урман байлыкларын саклауга зур өлеш кертүче Фәрит абыйны Красный борда хөрмәт итмәгән кеше бар микән?! Җәмәгате - "Наз" приюты директоры Гөлчәчәк ханым белән ике бала тәрбияләп үстерделәр. Әти-әнисенең дә олыгайган көнендә зур терәге ул.
Авылдашларымны, ике сыйныфташны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, яшел байлыкны саклауда һәм үстерүдә зур уңышлар телим.
Раилә ГЫЙБАДУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев