Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Урманнарга керми тор әле

Безнең татар халкында "Керим әле урманнарга, каеннар арасына..." дигән бик моңлы җыр бар. Әмма без бу көннәрдә урманнарга керми торыгыз әле дип кисәтәбез. Чөнки урманнарда янгын чыгу куркынычы зур. 18 июльдән Министрлар Кабинеты карары белән Татарстан урманнарында янгынга каршы аерым режим кертелде. Инде ничә көннәр Уралда, Ерак Көнчыгышта, Себердә урманнар...

Безнең татар халкында "Керим әле урманнарга, каеннар арасына..." дигән бик моңлы җыр бар. Әмма без бу көннәрдә урманнарга керми торыгыз әле дип кисәтәбез. Чөнки урманнарда янгын чыгу куркынычы зур. 18 июльдән Министрлар Кабинеты карары белән Татарстан урманнарында янгынга каршы аерым режим кертелде.
Инде ничә көннәр Уралда, Ерак Көнчыгышта, Себердә урманнар яна. Барлыгы 17 мең гектар мәйданда 200 урман янгыны теркәлгән.
Исегездәдер, әле яз көне генә урманда янгын чыгып, Амур өлкәсендәге авылда 65 йорт янды. Июнь аенда Красноярск краенда бик зур "Столбы" заповеднигында янгын чыкты. Киров өлкәсендә урманнардагы янгын телләре авылга үрмәләп, 11 хуҗалыкны кара күмергә әйләндерде. Әле болар белән генә бетми урманнарда чыккан янгыннар китергән бәла-каза.
Татарстан урманнарында әле зур янгыннар булмаса да, тынычланырга урын юк. 2010 елдагы коры җәйне искә төшерсәк, тәннәр әле дә чемердәп куя. Ул чагында 13 гектар урман кара күмергә әйләнде. Район җитәкчелеге, янгын сүндерүчеләр, урманнарны арендага алучылар, авыл җирлекләре, күп кенә предприятие вәкилләре белән берлектә янгынга каршы көрәшкә күтәрелделәр. Яна торган торфлыкларда янгынга каршы көрәш тәүлек әйләнәсе туктап тормады. Ул көннәрдә бик күпләр зур батырлык күрсәтте ут белән көрәштә. Мондый янгыннар тагын кабатлана күрмәсен өчен барыбыздан да урманнарда аеруча сак булырга кирәклеге турында кисәтә.
"Безнең урманнарда янгын очраклары юк дип тыныч кына утырмыйбыз, әлбәттә. Урман участокларын, халык ял итәргә ярата торган урыннарны даими рәвештә тикшереп йөрибез. Урманнарны арендага алучылар һәм авыл җирлекләре Советлары җитәкчеләре урман буйларын икенче тапкыр сукалап чыгуны оештырдылар. Янгын сүндерү техникасы - тулы әзерлектә. Янгын чыккан очракта аны сүндерүдә эшләүчеләр өчен азык запасы туплап куелды", - ди Әгерҗе урманчылыгының урманнарны саклау инженеры Андрей Мурзанаев.
Урман сакчысы район халкын һәм кунакларны урманнарга чыгудан вакытлыча тыелып торырга чакыра. Ә шулай да урманга килгәнсез икән, ут белән аеруча сак булыгыз! Түбәндәге кагыйдәләрне үтәү һәркем өчен мәҗбүри:
- урманда сүндерелмәгән шырпы һәм тәмәке төпчеге ташламагыз;
- урман буйларындагы коры үләнгә ут төртмәгез;
- учак якмагыз;
- пиротехника куллана күрмәгез;
- машинагыз янында тәмәке кабызмагыз.
Бу кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә карата урманнарда янгынга каршы аерым режим кертелгән чорда штраф күләмнәре дә артты. Гражданнарга - 4 мең, юридик затларга 200 мең сумга кадәр.
Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар! Тагын бер тапкыр кисәтәбез, бу көннәрдә иң зур байлыгыбыз булган урманнарга керми торыгыз. Урманнарда янгын чыкканын күрсәгез, 01, 24633, 22842 телефоннарына шалтыратыгыз. Шуны онытмагыз! Урман янгыннарын сүндерү аеруча катлаулы һәм андагы ялкын телләре сез яшәгән авылга да килеп җитәргә мөмкин. Шуңа күрә сак булыгыз!
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев