Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Урманнарга керсәң, сызгырып кер

Утыз елдан артык гомерен урманчылыкка багышлаган ветеран Мөхәммәтгали ага Нәҗипов белән бер әңгәмә барышында "Урманны аңлау, аның байлыкларын арттыру - үзе бер сәнгать. Аңа яшьтән үк өйрәнергә кирәк. Урманга чын күңелдән гашыйк кеше беркайчан да бу һөнәренә хыянәт итми", дигән иде. "Безнең коллективта хәзер дә нәкъ менә шундый чын энтузиаст,...

Утыз елдан артык гомерен урманчылыкка багышлаган ветеран Мөхәммәтгали ага Нәҗипов белән бер әңгәмә барышында "Урманны аңлау, аның байлыкларын арттыру - үзе бер сәнгать. Аңа яшьтән үк өйрәнергә кирәк. Урманга чын күңелдән гашыйк кеше беркайчан да бу һөнәренә хыянәт итми", дигән иде. "Безнең коллективта хәзер дә нәкъ менә шундый чын энтузиаст, эшләренә фанатларча бирелгән 29 хезмәткәр эшли", - дип башлады әңгәмәне Әгерҗе урман хуҗалыгы җитәкчесе - баш урманчысы Равил ИМАНГУЛОВ.
- Ә үзегез урман хуҗалыгына ничек килдегез?
- Мин - тумышым белән Әлки районыннан. Әтинең урманчы дуслары бар иде. Аның мине дә урманчы итәсе килде. Әти сүзе минем өчен закон инде. Мәктәп тәмамлагач авылыбыздагы Юхманчы урманчылыгында эшләп карарга булдым. Ошап китте. Армиядән соң Йошкар-Ола политехника институтының урман хуҗалыгы факультетына кердем.
- Әлки егете Әгерҗе якларына ничек килеп чыкты?
- Диплом алгач, Камбарка урман комбинатына эшкә билгеләделәр. Анда өч ел эшләгәч, хатын тартып китерде дип әйтимме соң... Ул бит - Әгерҗе кызы. Менә быел шушы коллективта эшли башлавыма 25 ел. Кем әйтмешли, эчәр суым Әгерҗедә булган икән. Яшермим, һич тә үкенмим. Эшемне дә, коллективымны да, Әгерҗене дә яраттым. Мин Мөхәмәтгали Нәҗипов, Фаина Тихомирова кебек урманга гомерләрен багышлаган ветераннарыбыз кул астында бай тәҗрибә туплавым белән бәхетле һәм бу остазларыма бик тә рәхмәтле.
- Урман хуҗалыгында түбәннән күтәрелә барган һәм хәзер Әгерҗе районы урманнарын "А"дан "Я"га кадәр яхшы белән белгечкә узган ел җитәкчелек кәнәфиен ышанып тапшырдылар. Һөнәри бәйрәмегез алдыннан бераз артка борылып карап, башкарылган эшләрегезгә йомгак ясыйк әле.
- 2007 елдан урман хуҗалыгында зур реформалар үткәрелгәч, безнең эшчәнлектә дә үзгәрешләр булды. Район урманнарын "Кампромлес" һәм "МТМ" ширкәтләре арендага алды. Безнең бурыч - хәзер әлеге арендаторлар эшчәнлеген контрольдә тоту, урманнарда санитар чаралар уздыру, янгынга каршы көрәшү һәм табигать байлыкларын саклау, ял итү урыннарын төзекләндереп тору. Әгерҗебезне һәм авылларны яшелләндерүгә дә зур өлеш кертәбез. Быел гына да язын Әгерҗегә керү юлында 1500 төп миләш, юкә, нарат, чыршы агачлары утырттык.
- Сүзегезне бүлим әле, шәһәрдә соңгы елларда юл буйларына, Җиңү скверына, вокзал каршындагы мәйданга шактый күп яшь агачлар утыртылса да аларны саклауга, тәрбияләүгә әһәмият бирелмәве нәтиҗәсендә байтагының үсеп китә алмауларын күрү кызганыч...
- Урманчылар утырткан үсентеләрнең саргаеп утыруын күрү мине дә бик борчый. Дөрес, без аларны яңага алыштырабыз. Шәһәр хуҗалыгында аларны тәрбияләүгә игътибар бирүче үк. Җәен урамнардагы чүп үләнне чапканда кечкенә үсентеләрне чабып китү очраклары да еш кабатлана. Шәһәр җитәкчелеге кечкенә генә орлыктан зур хезмәт куеп үстергән агач үсентеләренең сакланышына, тәрбияләп үстерүгә җитдирәк карасын иде.
- Агач орлыкларын да үзегез әзерлисезме?
- Әлбәттә. Быел гына да 100 килограмм ылыслы агач орлыгы әзерләдек. Моның өчен 4 тонна чыршы һәм нарат мәкәе җыярга туры килде. Шаршады питомнигында 0,5 гектар мәйданда чыршы орлыгы чәчтек. 5-8 елдан биредәге бер метрлы чыршыларны Яңа ел бәйрәменә сата башлаячакбыз. Орлык әзерләүдә безгә халык та, мәктәп урманчылыклары да булышалар. Шаршады питомнигында 0,5 гектарда зәңгәр чыршы орлыклары да чәчтек.
- Халык медицинасында киң кулланыла торган гөлҗимеш, каен, нарат бөреләре җыеп-киптереп халыкка сатасыз дип ишеттем.
- Дару чималы җыюга аеруча зур әһәмият бирәбез. Быел менә 100 кило гөлҗимешне сатуга әзерләп куйдык. 5 кило каен, 10ар кило нарат һәм каен бөресе җыйдык. Менә бу көннәрдә Казанда "Урман. Кеше" дигән форум эшли. Аның кысаларында зур күргәзмә оештырылды. Безнең урман хуҗалыгы да бу күргәзмә-сатуга агач материаллары, гөмбә, дару чималлары, мунча себеркесе, бал алып китте.
- Без урманчыларның Әгерҗене төзекләндерүдә дә актив катнашуын беләбез...
- Урманчылар изге эшләргә алынырга куркып тормыйлар. Әле күптән түгел генә "кирпичка" микрорайонында йортлар каршындагы бакчаларның 200 метр коймаларын яңарттык. Андагы парк мәйданчыгын чистарттык. Горький тыкрыгындагы 2нче йорт ишегалдына балалар өчен агачтан тау, беседка, башка уен җиһазлары ясап куйдык. Нәниләрнең шатлана-шатлана уйнауларын күрү бик күңелле. Шәһәребезгә ярдәм кирәк булганда, кулдан килгәнчә булышабыз.
- Урман хуҗалыгы эшенә башы-аягы белән чумган кеше урманнан чыга алмый инде, диләр. Хак сүзләрме бу?
- Бик тә дөрес. Белгечләребез барысы да махсус белемле һәм урманга гашыйк, эш өчен янып-көеп йөрүче, вакыт белән исәпләшми эшләүче чын профессионаллар. Флорид Гадршин, Габделхак Каюмов, Татьяна Егорова, Зәкәрия Латыйпов, Ирек Камаев, Алмаз Шәйхетдинов, Фидаил Мозаффаров белән таулар күчерергә була. Машина йөртүчеләр Радик Яппаров, Виктор Шишкинның кулларыннан килмәгән эш юк. Коллективтагы һәр хезмәттәшем турында гел мактау сүзләре генә әйтә алам.
Сүз уңаеннан: озак еллар урман хуҗалыгында эшләгән һәркемне, хөрмәтле ветераннарыбызны, бүген дә зур табигать байлыгын саклаучы, аны арттыручы коллегаларымны һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек телим. Урманчыларга бик тә якын "Урманнарга керсәм" дигән җырдагы менә бу куплет һәрберегезнең кыйбласына әверелсен иде:
Урманнарга керсәң, сызгырып кер,
Уянмаган кошлар калмасын.
Кай җирләрдә йөрсәң, гел яхшылык кыл,
Сокланмаган кеше калмасын...
Әңгәмәдәш - Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев