Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Урманнарны янгыннан саклыйк

    ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә 25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстан урманнарында янгынга каршы режим игълан ителә. Шул уңайдан Әгерҗе урманчылыгы райондашларны һәм кунакларны урманнарда аеруча сак булырга, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. Янгын чыгу куркынычы көчле булган бу чорда урманнарда учак ягу, тәмәке төпчеген һәм шырпыны сүндерми ташлау,...

    ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә 25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстан урманнарында янгынга каршы режим игълан ителә. Шул уңайдан Әгерҗе урманчылыгы райондашларны һәм кунакларны урманнарда аеруча сак булырга, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.
    Янгын чыгу куркынычы көчле булган бу чорда урманнарда учак ягу, тәмәке төпчеген һәм шырпыны сүндерми ташлау, коры үләнне яндыру, урманда ягулык-майлау материаллары сеңгән әйберләрне, чүп ташлап калдыру катгый тыела.
    Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү максатында урман хуҗалыгы хезмәткәрләре эчке эшләр бүлеге белән берлектә рейдлар оештырачаклар. Бу кагыйдәләрне бозучы гражданнарны - 1,5-2,5 мең, юридик затларны 30-100 мең сумга кадәр штраф көтә. Әгәр сезнең гаеп белән урманда янгын чыкса, гаепле зат җинаять җаваплылыгына тартыла.
    Урманнарга чыккач янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез! Урман янгыннарының 90 проценттан артыгы кеше гаебе белән чыкканын онытмагыз һәм уртак байлыгыбызны уттан күз карасыдай саклагыз!
    Андрей Мурзанаев,
    Әгерҗе урман хуҗалыгының урманнарны саклау инженеры.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: