Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ут беркемне дә аямый

Телевизор экраннарыннан күңелне тетрәндерә торган зур янгыннарда кешеләрнең фаҗигале төстә гомерләре өзелүен, күпкатлы йортларның шартлауларын караганда бу фаҗигаләр бездән ерак йөридер кебек тоела. Әле март аенда гына Пермь краендагы бер авылда әти-әнисе белән бергә 3-13 яшьлек җиде бала (!) өйләрендә чыккан янгында агулы газга тончыгып һәлак булды. Ә Саратов өлкәсендәге...

Телевизор экраннарыннан күңелне тетрәндерә торган зур янгыннарда кешеләрнең фаҗигале төстә гомерләре өзелүен, күпкатлы йортларның шартлауларын караганда бу фаҗигаләр бездән ерак йөридер кебек тоела.
Әле март аенда гына Пермь краендагы бер авылда әти-әнисе белән бергә 3-13 яшьлек җиде бала (!) өйләрендә чыккан янгында агулы газга тончыгып һәлак булды. Ә Саратов өлкәсендәге Энгельс шәһәрендә йортта газ шартлап 4 кешенең гомере өзелде, 9 кеше хастаханәгә озатылды. Хәер, мондый фаҗигаләр үзебезнең районда да булып тора. Әле 14 мартта гына көпә-көндез Әгерҗенең совхоз-2 төбәгендә йортларында янгын чыгып, әниле-кызлы Раиса һәм Милена Рябининалар һәлак булды. Бу атна башында бер көнне, Рус Шаршадысы һәм Кичкетаң авылларында янгын чыгып, хуҗалар йортсыз калды. Әлеге фаҗигаләрнең районда янгыннарны һәм кешеләрнең янгында һәлак булуын кисәтү максатында 1 марттан "Торак - 2012" профилактик операциясе игълан ителгәч килеп чыгуы аеруча аяныч. Беркемне дә аямый торган янгыннарның килеп чыгуында кем гаепле соң? Бу сорауга җавап эзләп, без Әгерҗе районында күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе начальнигы Айрат Шәйдуллинга мөрәҗәгать иттек.
-Айрат Разакович, янгынга каршы профилактик эшчәнлекне елдан-ел киңәйтсәгез дә, йортлар яна, кешеләр янгында һәлак була. Сәбәбен нидә күрәсез?
-Иң элек кешеләрнең үз хуҗалыкларында, фатирларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә битараф булуында, аларны тупас бозуында күрәм. Мисалга совхоз-2дә булган янгынны гына алыйк. Әниле-кызлы Рябининалар эчүчелек белән шөгыльләнгәннәр. Кызы беркая да эшләмәгән. Әнисе пенсия алу белән йортта күңел ачулар башланган. Янгын чыгасы көнне дә алар иртәнге сәгатьләрдә үк шактый кәефләнеп алганнар. Йортка газ кермәгән, ягарга утыннары да юк. Кулдан ясалган электр җылыткычы белән кышлаганнар. Кыш буе өйне электр белән җылыткан өчен шактый сумма түләргә кирәк бит диярсез. Аракы колына әйләнгән гаилә түли аламы соң инде ул хәтле акчаны?! Электр хуҗалыгы хезмәткәрләре мондый бурычлыларның утларын кисеп, аны яңадан ялгамауларын даими контрольдә тотсын иде. Эчүчелек белән шөгыльләнүче гаиләләрнең күбесенә хас күренеш бу. Мондый гаиләләрдә янгыннар еш кына нәкъ менә шул кулдан ясалган җылыткычлардан, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән чыга да инде. Район халкына мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәм, күршегездә эчүчелек белән шөгыльләнүче гаиләләрнең өйләрен электр приборлары белән җылытуын белсәгез, безнең бүлекчәгә яки авыл җирлеге Советына хәбәр итегез. Мондый күршеләр белән яшәү сезгә дә куркыныч бит. Авыл башлыклары эчкече гаиләләрне бик яхшы белсәләр дә, йортларына килеп аңлату, кисәтү эшләре алып барырга,чара күрергә еш кына вакыт тапмыйлар. Авыл җыеннарында мондый гаиләләрне халык алдына чыгаруның да ниндидер уңай нәтиҗәсе булмый калмас иде.
-Янгын сүндерүчеләр өчен тагын кызу чак җитә. Яз җитү белән йорт яннарында, бакчачылык ширкәтләрендә, юл буйларында корыган үлән, чүп яндыру башлана. Шул уңайдан гражданнарга әйтер сүзегез бардыр.
-Әйе, яз-җәй безнең өчен иң куркыныч чор. Җәй коры килгән 2010 елны көнгә 10ар тапкыр чыгып, чүп, коры үлән яндырудан чыккан янгыннарны сүндерергә туры килде. Узган ел да басуларда, урман буйларында чабылмаган үлән күп калды. Язын җир-су кипкәч бу корыган үләннәрнең яну һәм аларның урманнарга, авылларга күчү куркынычы гаять зур. Шуңа күрә яз җитү белән урман буйларын сукалап чыгу мәҗбүри бурыч булып тора.Сезнең җиргә бер генә шырпы ыргытуыгыз меңләгән гектар урманнарны, авылларны берничә сәгать эчендә юк итәргә мөмкин икәнлекне онытмасагыз иде.
-Күпме генә әйтсәләр дә, язын бакчадагы корыган яфрак-ботакларны яндыруны дәвам итәбез инде...
-Бу күренештән котылып булмас инде. Әмма каралты-курадан кимендә 50 метр ераклыкта гына ягарга һәм чүп янып беткәнче карап торырга кирәк. Төнлә янып бетәр әле дип йокларга ятмагыз. Җил ялкын телләрен әллә кайларга очырып, йортыгызга яки күрше хуҗалыкка да күчәргә мөмкин. Мондый фаҗигале очраклар безнең эштә шактый очрый.
-Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең халык тарафыннан үтәлешенә сез ничек күзәтчелек итәсез һәм аны тупас бозучыларга каршы нинди чаралар кулланасыз?
-Районда "Торак - 2012" операциясе башлангач, без 4 профилактик төркем төзеп, авылларда һәм Әгерҗедә йортларга кереп, мичләрне, электр чыбыкларын, ишегалдындагы тәртипне тикшереп йөрибез. Бу эш ел буе дәвам итәчәк. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тупас бозучыларны штрафка тартабыз. Ә аның күләме 1000 сум. Безнең максат - халыкны штраф белән куркыту түгел. Иң мөһиме - бу кагыйдәләрне үтәүнең зур бәла-казадан - янгыннан коткарып калуын төшендерү һәм аларны үтәвенә ирешү. Юкка гына борынгылар "бурдан кала, уттан калмый" димәгәннәр бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев