Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ут өчен түләргә өйрәник!

Әгерҗе районында яшәүчеләрнең электр энергиясе өчен "Татэнергосбыт" җәмгыятенә 3 миллионга якын бурычлары бар. Бу турыда "Татэнергосбыт" җәмгыяте Алабуга бүлекчәсенең Әгерҗедәге клиент хезмәте күрсәтү офисы начальнигы Андрей АВДЕЕВ менә ниләр сөйләде. - Әгерҗедә кулланган электр энергиясе өчен иң күп бурыч коммуналь хезмәтләрне башкаручыларга һәм торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренә туры килә. Алар -...

Әгерҗе районында яшәүчеләрнең электр энергиясе өчен "Татэнергосбыт" җәмгыятенә 3 миллионга якын бурычлары бар. Бу турыда "Татэнергосбыт" җәмгыяте Алабуга бүлекчәсенең Әгерҗедәге клиент хезмәте күрсәтү офисы начальнигы Андрей АВДЕЕВ менә ниләр сөйләде.
- Әгерҗедә кулланган электр энергиясе өчен иң күп бурыч коммуналь хезмәтләрне башкаручыларга һәм торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренә туры килә. Алар - котельныйлар, насос станцияләре, суэтем башнялары.
Ут өчен иң явыз түләмәүчеләр - "Управление", "Водоканал", "Тепловые сети" ширкәтләре.
- Сезнеңчә, утка түләмәүнең сәбәпләре нәрсәдә?
- Сәбәпләр күптөрле. Мәсәлән, кайбер идарәче компанияләр аларның утларын өзүгә хокукларыбыз булмаудан файдаланып, электрны явызларча кулланырга һәм түләмәскә дә була дип уйлыйлар.
Бүгенге көндә күп кенә әгерҗелеләргә җаваплылык һәм аңлы рәвештә уйлау җитми. Мәсәлән, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр арасында кулланган электр энергиясе өчен түләмәүчеләр бар. Ә идарәче компанияләр бу гамәлгә күз йомалар һәм бурычлыны түләтүгә мәҗбүр итү өчен бернинди чара күрмиләр. Һәм бурычлылардан озын чылбыр хасил була: кулланучы - идарәче компаниягә, идарәче компания - безгә. Ә без, электр энергиясе белән халыкны тәэмин итеп торучылар һәм күпләп, ваклап сату базарында катнашучылар, үзебез сатып алучы роленә керәбез. Электр энергиясен күпләп сату базарында сатып алабыз һәм аның өчен көнен көнгә түләп барабыз. Клиент тотылган электр энергиясе өчен түләмичә - безне, ә без күпләп сату базарындагы сатучыны уңайсыз хәлдә калдырабыз һәм, нәтиҗәдә, электр энергиясе белән тәэмин итүчеләр дә, намуслы кулланучы да зыян күрә.
- Андрей Сергеевич, бурычларны киметү буенча бүген нинди эш алып барыла?
- Кызганычка каршы, коммуналь хезмәтләрне башкаручы компанияләрнең җитәкчелеген бурычлылар белән җитди эшләүгә мәҗбүр итеп булмый. Алар бурычлыларның утын өзеп тә, судка мөрәҗәгать итеп тә күптән тәртип керткән булырлар иде. Әмма бу үтәлми.
Ут өчен түләмәүчеләр проблемасын хәл итәргә булышканнары өчен район җитәкчелегенә рәхмәт. Район башлыгы Фәрит Габбасов системалы рәвештә бурычлылар буенча киңәшмә үткәрә. Бу, чынлап та, әлеге проблеманы хәл итүдә безгә зур ярдәм.
- Ә шулай да, Сезнеңчә, бурычлыларны киметү өчен тагын нинди чаралар күрергә кирәк?
- Район җитәкчелегенә дә, хокук саклау органнарына да кулланган энергия ресурслары өчен бурычлыларны ныклы контрольгә алырга кирәк. Идарәче компанияләрнең эшләре үтә күренмәле түгел. Исәп-хисап фактуралары буенча түләнгән акчаларның кайсы юнәлештә китүе турындагы мәгълүмат һәркемгә ачык булырга тиеш. Халык су, ут өчен күпме түләгән һәм аның никадәр өлеше ресурслар белән тәэмин итүче оешмага барып җиткән - менә шуларны төгәл күзәтү өчен кирәк бу ачыклык.
Әңгәмәдәш - Дания Абзалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев