Участок вәкиле йортлы булачак
Район үзәгенә иң ерак урнашкан Кадыбаш һәм Бима авылларында эшләүче полициянең участок вәкилләренә быел республика программасы кысаларында модульле йорт төзү планга кертелгән иде. Кадыбаштагы йорт төзелеше ахырына якынлаша. Биредәге йортны төзүгә акча республика бюджетыннан бирелде. Дөрес, финанс белән тоткарлыклар булу сәбәпле, төзүчеләр төп эшләрне август аенда гына башкардылар. Әмма Илнур...
Район үзәгенә иң ерак урнашкан Кадыбаш һәм Бима авылларында эшләүче полициянең участок вәкилләренә быел республика программасы кысаларында модульле йорт төзү планга кертелгән иде. Кадыбаштагы йорт төзелеше ахырына якынлаша.
Биредәге йортны төзүгә акча республика бюджетыннан бирелде. Дөрес, финанс белән тоткарлыклар булу сәбәпле, төзүчеләр төп эшләрне август аенда гына башкардылар. Әмма Илнур Мифтахиев җитәкчелегендәге "СтройГрад" төзүчеләре эшне кызу тоталар. Алар инде йортның түбәсен ябу белән мәшгульләр.
Йортның гомуми мәйданы 72,9 квадрат метр. Планировкасы да участковый гаиләсе күңеленә хуш килердәй. Бер ягында кухня, өч бүлмә, ванна, бәдрәф булачак. Икенче ягындагы эш кабинетында участок вәкиле халыкны кабул итәчәк.
Әлеге яңа йортта шушы җирлектә эшләүче Рамис Нәбиуллин яшәр дип планлаштырыла.
17 ноябрьдә участок уполномоченныйлары хезмәтенә 90 ел тула. Әлеге юбилейга әлеге йортны кулланышка тапшырачаклар. Ул авыл участок вәкиленә һәм аның гаиләсенә менә дигән бүләк булачак.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 март 2021 - 18:00Ике нәни бала янгында һәлак булган Әнисе бәби табарга китте, әтисе — кибеттә6600
-
4 март 2021 - 13:17Казанда 4 кешелек гаилә газ белән агуланган Прокуратура тикшерү оештырган5700
-
15 февраль 2021 - 09:34Варклед-Бодьяда Пилмән фестивале кунаклар җыйды
-
14 февраль 2021 - 16:30Район җитәкчелеге 100 яшьлек юбилярны котлады
-
4 март 2021 - 08:00Көллият студентлары чаңгы ярышларында көч сынаштыЯрышларда тугыз команда катнашты5200
-
4 март 2021 - 21:12Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.301200
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.118300
-
3 март 2021 - 18:14Нибары 44 яшь иде: танылган актер вафат... Туган көненнән соң нибары ике көн яшәп калган61600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әгерҗе хәбәрләре
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73820 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Абзалиева Дания Зангировна
Адрес редакции: 422230, г. Агрыз, ул. Карла Маркса, д. 8
Телефон редакции: (85551) 2-28-61
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: agr-vesti@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика