Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Утның уены юк

    2011 елда Әгерҗе районы территориясендә 27 янгын булды, хуҗалыкларга 3 миллион 700 мең сум зыян килде. Янгында 10 кеше һәлак булды, шуның берсе - сабый. 12 очракта янгын чыгуның төп сәбәбе булып утка саксыз караш тора. 8 янгын электр җиһазларын, 1се мичтән файдалану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә чыккан. 5 очракта янгын...

    2011 елда Әгерҗе районы территориясендә 27 янгын булды, хуҗалыкларга 3 миллион 700 мең сум зыян килде. Янгында 10 кеше һәлак булды, шуның берсе - сабый.

    12 очракта янгын чыгуның төп сәбәбе булып утка саксыз караш тора. 8 янгын электр җиһазларын, 1се мичтән файдалану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә чыккан. 5 очракта янгын чыгу ут төртү белән бәйле, ә 9ында исереклек "гаепле". Шәхси йортларда күп чакта янгын исерек хәлдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүдән килеп чыга. Кызмача хәлгә җиткән кеше үз гамәлләрен контрольдә тота алмый башлый. Әйтик, еш кына ул кулына сүндерелмәгән тәмәке тоткан килеш йокыга да китә. Нәтиҗәдә, янгында бер гаепсез сабыйлар гомере өзелә. Әйтик, Биектау авылының Мирная урамы, 12нче йортында 2011 елның 6 мартында янгын аркасында яшь ярымлык сабый һәлак булды. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә йортны ут телләре чолгап алган иде инде. Алдагы көндә хуҗабикә шешәдәшләре белән кәеф-сафа корган. Нәтиҗәсе - бик аяныч.

    2000 елда Красный борның Речная урамында ике катлы агач йортта чыккан янгын да һаман хәтердән китми. Ул чакта 6 кеше һәлак булды, шуның берсе - 12 яшьлек кыз. Әлеге очракта да янгын чыгуның сәбәбе булып эчүчелек һәм әти-әниләрнең җавапсыз карашы тора.

    Салкыннар башлану белән, күпләр үз торакларын җылыту өчен электр приборлары файдалана башлыйлар. Ни кызганыч, күп очракта бу приборлар төзек булмый. 2011 елда гына да нәкъ менә шушы сәбәп аркасында 8 янгын чыкты, Күләгәш, Салагыш, Иж-Бубый авылларында һәм Әгерҗедә мондый янгыннарда 4 кеше һәлак булды.

    Исерек хәлдә газ плитәсенә җылытырга ризык куеп телевизор каршында йокыга киткән очраклар да бик күп. Әйтик, 2011елда янгын бүлеге хезмәткәрләре шундый 11 очракка чыктылар, шуның 6сында сәрхүшләрне коткарырга туры килде.

    Яңа елга аяк бастык. Быел мондый күңелсез хәлләр килеп чыкмасын дисәгез, игътибарлырак булсагыз иде. Һәр очракта да алны-артны карап йөрергә киңәш итәбез. Шуны онытмагыз: сезнең һәм якыннарыгызның куркынычсызлыгы - бары тик сезнең кулда!

    Айрат ШӘЙДУЛЛИН,

    Әгерҗе районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: