Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Утын яра, кар көри

"Җитмеш әле ул кыз чак икән, менә туксанга җиткәч кул-аяклар да тыңламый, хәтер дә юк. Яшь чактагы кебек җир җимертеп эшлисе килә дә, булмый шул. Дәрт бар, дәрман юк", - дип каршы алды безне Кадыбашта 90 яшьлек олуг юбилеен бәйрәм итүче Кәшифә әби САДЫЙКОВА. Зарланып алса да, юбилярга әле күз...

"Җитмеш әле ул кыз чак икән, менә туксанга җиткәч кул-аяклар да тыңламый, хәтер дә юк. Яшь чактагы кебек җир җимертеп эшлисе килә дә, булмый шул. Дәрт бар, дәрман юк", - дип каршы алды безне Кадыбашта 90 яшьлек олуг юбилеен бәйрәм итүче Кәшифә әби САДЫЙКОВА.
Зарланып алса да, юбилярга әле күз тимәсен. "Кызлар" кебек йөгереп кенә йөри. Кызы Әсфирә эшләмәскә кушса да, кая ул?! Әнә, йорт фундаментын ничек агартып куйган.
- Әни, җитте, күп эшләдең үз гомереңдә, хәзер ял ит дисәк тә тыңламый. Һаман да кыштыр-мыштыр йөрергә тырыша, - ди Әсфирә апа да.
...Касай кызы Кәшифә дүрт сыйныф укыганнан соң, Кадыбаш мәктәбенә җәяүләп йөреп белем ала башлый. Сугыш башлангач, аны тракторчылыкка укырга җибәрәләр. 16 яшьлек кыз тимер атны иярләргә бик тиз өйрәнә.
- Салих Хуҗин белән бергә эшләдем. Тракторда бик авыр иде, әмма фронтта мондагыга караганда да кыенрак дип, сынатмаска тырыштым. Көч җитмәсә дә, сер бирмәдем. Аннан механизаторларга ипи бирәләр иде, анысына да кызыкканмындыр, тамак тук булыр дип тә уйлаганмындыр инде, - ди Кәшифә апа.
Аннан соң ул сыер савуга күчә.
- 9 майда туган булсам да, иң истәлекле туган көнем Җиңүне хәбәр иткән 1945 елда булды. Колхоз рәисе фермага кереп "кызлар, Җиңү килде", дигән хәбәр җиткергәч, сөенечтән елап җибәрдек. Миңа ул көнне 20 яшь тулган иде, - ди Кәшифә апа үткәннәрне искә алып.
Сугыштан соң кияүгә чыга ул. Ире Рөстәм белән өч кыз, бер малайга гомер бүләк итәләр. Балалар барысы да авылда төпләнеп калалар.
- Рөстәмемнең генә гомере кыска булды. Ринатым дүрт яшьлек чагында әтиләре авырып вафат булды. Шөкер, балаларым йөзгә кызыллык китермәделәр. "Әни" дип өзелеп торалар. Кызганыч, өч кызымның да ирләре бик яшьли вафат булып тол калдылар. Алар да минем язмышны кабатлыйлар, - ди Кәшифә апа.
Газиз кешеләрен юбилее белән котларга, әнә, өй тулы кеше җыелган. Балалары Әлфия, Зөлфирә, Әсфирә, Ринат, җиде оныгы, алты оныкчыгы да иң җылы котлау сүзләрен яудыралар гына.
- Үтәгән белән Кадыбаш арасы 5-6 чакрым гына булса да, җәйге каникул әби янында уза иде. Аның янында бик рәхәт иде безгә. Йорт эшләренә дә өйрәтте. Ул пешергән камыр ризыкларының тәме әле дә тел очымда тора. Хәзер дә шәһәрдән кайтканда иң беренче әбинең хәлен белергә керәбез. Аның хәер-фатихасын алып китәбез. Әби бик бәхетле безнең: оныкларының буй җиткәнен генә түгел, оныкчыкларының үскәнен дә күрә, - ди оныгы Гөлназ.
Әнә, кечкенә оныкчыклары да сырпаланып кына торалар карт әбиләре янында. Яулыгын артка чөеп бәйләгән әбиләре һәрберсенә тәмле сүзен таба.
- Менә бит ел үсәсен көн үсеп, ничек дәү булганнар балакайларым, - ди ул сөенеп.
Кәшифә әби тагын ямьле җәйләрне исән-сау каршы алуына да шатлана. Хәзер бакчада җир җимертеп эшләр чак.
- Чәчәкләр үстерергә бик яратам. Бәрәңге чүпләре дә утармын дип торам әле. Колагыңа гына әйтәм: әле мин утын да яра алам, кыш көне капка төпләрен дә көрим, - ди ул.
"Әгерҗе хәбәрләре"н дә бик көтеп ала икән юбиляр әбекәй.
- Күзлексез укыйм бит әле мин. Әнә, Рәсәй Президенты Путин да нинди эчтәлекле котлау открыткасы җибәргән, - ди Кәшифә апа.
- Ә менә монысы - үзебезнең җитәкчебез Валерий Макаровтан котлау һәм бүләк, - дип әбине иңнәреннән кочып алды район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов. Ул да, авыл башлыгы Илфат Рамазанов та юбилярга иң изге, иң матур теләкләрен җиткерделәр.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев