3нче мәктәптә татар драматургиясенең йөзек кашы, режиссер һәм актер Таҗи Гыйззәтнең 120 еллыгына багышланган "Уйларым һәм хисләрем халык белән" дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды.
Әлеге кичәнең бу мәктәптә узуы очраклы түгел. Чөнки мәктәп Таҗи Гыйззәт исемен йөртә, биредә аның музее эшли, драматург һәйкәле дә белем йорты ишегалдына урнашкан. Районыбызның "Күңел...
3нче мәктәптә татар драматургиясенең йөзек кашы, режиссер һәм актер Таҗи Гыйззәтнең 120 еллыгына багышланган "Уйларым һәм хисләрем халык белән" дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды.
Таҗи Гыйззәт 37 драма әсәре язып калдырган. Аларның күбесе сәхнәләрдә уйналган. Укучыларның әсәрләрдән өзек күрсәтүләре, кичәне җырлар белән бизәүләре ямь өстенә ямь булды. 3нче мәктәпне тәмамлаган Әгерҗе кызы Дилә Мәрданованың "Әдрән диңгез" җырын башкаруы сокландырды.
Соңыннан Таҗи Гыйззәт музеена экскурсия оештырылды.
- Әдәбият елында менә шундый күңелләргә үтеп керерлек кичәләр ешрак булсын иде. 3нче мәктәп коллективына, татар теле укытучыларын, укучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез, - диде районыбыз шагыйрәсе Әлфирә Низамова.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев