Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Уйната да, җырлата да, биетә дә Сабантуй

7 июньдә - авылларда, 8 июньдә Әгерҗедә Сабан туйлары гөрләячәк. Туганнар, дуслар, читтә яшәүче авылдашлар, элекке сабакташларның очрашып, бергәләп күңел ачу мәйданы да ул Сабан туе. Якшәмбе көнне районыбызның олысын-кечесен, кунакларны Ипподромга район Сабан туена чакырабыз. 10 сәгать 30 минутта ат чабышлары башлана. Сәгать 11дә мәйданда район Сабан туен ачу...

7 июньдә - авылларда, 8 июньдә Әгерҗедә Сабан туйлары гөрләячәк. Туганнар, дуслар, читтә яшәүче авылдашлар, элекке сабакташларның очрашып, бергәләп күңел ачу мәйданы да ул Сабан туе. Якшәмбе көнне районыбызның олысын-кечесен, кунакларны Ипподромга район Сабан туена чакырабыз.

10 сәгать 30 минутта ат чабышлары башлана.
Сәгать 11дә мәйданда район Сабан туен ачу тантанасы. Күптән килгән матур гадәт буенча мәйдан уртасында авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләячәкләр.
Бәйрәм сәхнәсендә районыбызның иҗат коллективлары иң матур чыгышларын Сабан туе кунакларына бүләк итәчәкләр. Татарстанның атказанган артисты Виталий Агапов өч сәгать дәвамында сезнең күңелегезне ачачак.
Җыр-бию белән беррәттән, мәйданда уеннар, ярышлар, Сабан туеның бизәге булган милли көрәш башлана.
Балалар өчен аерым мәйданчык оештырыла. Алар өчен төрле аттракционнар эшли. Уеннар, бәйгеләрдә актив катнашкан балаларны Сабан туе призлары көтә.
Сабан туенда барыбыз да бертигез. Рәхәтләнеп уеннарда катнашыгыз, актив булыгыз, сәхнә осталарына кушылып җырлагыз, биегез, көне буе йөзегездән елмаю китмәсен. Сабан туе сезгә озак вакытларга җитәрлек дәрт-көч бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев