Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Үз мәктәбеңә булыш

Татарстанда "Үз мәктәбеңә булыш!" акциясе игълан ителүгә бер ай вакыт узды. Безнең район мәктәпләрен тәмамлаучылар арасында да туган мәктәпләренә булышучылар көннән-көн арта. Без мондый игелекле җитәкчеләр белән сезне даими таныштырып барабыз. Соңгы вакытта менә тагын кемнәр туган мәктәпләренә булышып, изге гамәл кылдылар: Яңа Аккужа авылында туып-үскән Казандагы "Генерирущая компания" җәмгыяте...

Татарстанда "Үз мәктәбеңә булыш!" акциясе игълан ителүгә бер ай вакыт узды.

Безнең район мәктәпләрен тәмамлаучылар арасында да туган мәктәпләренә булышучылар көннән-көн арта. Без мондый игелекле җитәкчеләр белән сезне даими таныштырып барабыз. Соңгы вакытта менә тагын кемнәр туган мәктәпләренә булышып, изге гамәл кылдылар:
Яңа Аккужа авылында туып-үскән Казандагы "Генерирущая компания" җәмгыяте генераль директоры Рәүзил Хаҗиев Тәбәрле һәм Сарсак-Омга мәктәпләренә 30ар мең сум акча бирде.
Сарсак-Омга егете, "РИТЭК"җәмгыятенең Әгерҗедәге филиалы идарәчесе Александр Иванов туган мәктәбендәге спорт мәйданчыгын һәм хәрби шәһәрчекне реконструкцияләүгә алынды.
Яңа Бәзәкә авыл җирлеге башлыгы Миңнехәлил Ногманов Яңавыл мәктәбенә төзелеш материаллары бирде.
Эшмәкәрләр Илфак Мөхәммәтшин һәм Фәрит Муллаянов үзләре белем алган Тәбәрле мәктәбенә төзелеш материаллары белән ярдәм иттеләр.
Ә син туган мәктәбеңә ярдәм иттеңме әле? Яңа уку елы башланганчы изге Ураза аенда игелекле гамәлләр кылып калырга ашык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев