Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Үзебезнең машиналар кыйммәтләнә

Яңа елдан Россиядә җыелган машиналар 15 процентка кыйммәтләнәчәк. Әлеге үзгәреш автомобильләрнең 30га якын төренә кагылыр дип көтелә. Белгечләр 2014 елның 1 январеннан Россиядә җыелган автомобильләрнең бәясе 5 проценттан 15 процентка кадәр артыр дип фаразлый. "Газель"ләр һәм йөк автомобильләреннең бәясе 15 проценттан да күбрәккә артачак, диләр. "Газель" бәясенең, мәсәлән, 140 мең...

Яңа елдан Россиядә җыелган машиналар 15 процентка кыйммәтләнәчәк. Әлеге үзгәреш автомобильләрнең 30га якын төренә кагылыр дип көтелә.
Белгечләр 2014 елның 1 январеннан Россиядә җыелган автомобильләрнең бәясе 5 проценттан 15 процентка кадәр артыр дип фаразлый. "Газель"ләр һәм йөк автомобильләреннең бәясе 15 проценттан да күбрәккә артачак, диләр. "Газель" бәясенең, мәсәлән, 140 мең сумга ук күтәрелүе ихтимал икән.
Белгечләр бәяләрнең кискен артуын илнең Бөтендөнья Сәүдә оешмасына керүе белән бәйли. Январь башыннан Россия автомобиль җитештерүчеләре утильләштерү өчен түли башлаячак. Бу - Бөтендөнья Сәүдә Оешмасы таләпләренең берсе.
Сәбәпләрнең чираттагысы - 1 январьдан халыкны автомобиль сатып алу өчен ташламалы кредит белән тәэмин итүнең туктатылуы. Программа әле бу елның 1 июленнән генә гамәлгә ашырыла башлаган булган. Бу вакыт эчендә россиялеләр 24,4 миллиард сумлык кредит алырга өлгергән.
Әмма илдә җиңел автомобильләр сатуның артуы күзәтелмәгән. 2013 елның 10 аенда Россиядә 2,3 миллион кеше җиңел автомобиль сатып алган. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 7 процентка кимрәк. Ел башынна бирле 1,6 миллион җиңел машина чыгарылган. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 2,3 процентка ким. Илнең иң эре автомобиль җитештерүчеләре арасында булган АвтоВАЗ да быел 12,3 процентка кимрәк автомобиль саткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев