Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Үзең үстергәнгә җитми инде

Аны күпләрегезнең Әгерҗе базарында кәҗә сөте, йомырка, куян түшкәсе, җиләк-җимеш үсентеләре, бакча җиләге, помидор, алма сатканда очратканы бардыр. Аны белмәүчеләр "бу ир-ат авылдан килеп сату итәдер", дип уйлыйдыр. Юк, Әгерҗенең үзәгендә яшәп, үз хуҗалыгында җитештерелгәнен сата ветеран тимерьюлчы Вячеслав КУЗНЕЦОВ. - Тормышыбыз җитеш, шөкер. Байлык туплау нияте белән сату итү...

Аны күпләрегезнең Әгерҗе базарында кәҗә сөте, йомырка, куян түшкәсе, җиләк-җимеш үсентеләре, бакча җиләге, помидор, алма сатканда очратканы бардыр. Аны белмәүчеләр "бу ир-ат авылдан килеп сату итәдер", дип уйлыйдыр. Юк, Әгерҗенең үзәгендә яшәп, үз хуҗалыгында җитештерелгәнен сата ветеран тимерьюлчы Вячеслав КУЗНЕЦОВ.
- Тормышыбыз җитеш, шөкер. Байлык туплау нияте белән сату итү түгел, дан-шөһрәт тә кирәк түгел, мин болай да "Слава", - ди ул шаяртып. - Шәһәрдәшләребез читтән китерелгән азык-төлек, яшелчә, җиләк-җимешне түгел, үзебездә җитештерелгән экологик чиста продукция ашасын иде дигән теләк белән йөрим. Пенсиягә чыккач, ял итәм дип түшәмгә төкереп, көннәр буе телевизор карап ятуны күз алдына да китермим. Бакчада эшләү, куяннар, кәҗәләр, тавыкларыбыз белән мәш килеп йөрү - миңа да, хатыным Раисага да менә дигән ял, - ди Вячеслав Иванович.
Шәһәр җирендә менә шундый хуҗалык алып баручы, һәвәскәр бакчачы буларак танылган элекке машинист кайбер авыл кешесенең, бигрәк тә яшьләрнең шәһәргә килеп, кибеттән йомырка, сөт ризыклары сатып алып китүенә аптырый. "Абзарыңда гаиләңне туендырырлык та малың, кош-кортың булмау ата ялкаулыкны күрсәтә инде", - ди Вячеслав.
Кузнецовларның ишегалдына керү белән биредә чын хуҗалар яшәвен күреп аласың. Әнә, нәселле кәҗәләре көнгә өчәр литр сөт бирә. Ел әйләнәсе куян итеннән, йомыркадан өзелгәннәре юк. Бакчаларында бер төп алмагачта 2-3 төрле сорт алма үскәнен күреп тә: "Сез әле Мичурин дәвамчысы да икән бит", - дип куйдым.
- Башкалар алма булмады дигән елларда да безнең алмасыз калганыбыз юк. Бер елны берсе, икенче елны башка төрле сортлары уңа. Ә бәләкәй генә бакчага бар сортны да утыртып булмый бит. Шуңа мин бер төп алмагачка берничә сорт алма үсентесен ялгауны хуп күрәм. Менә 4 төп алмагачта 9 төрле алма бар безнең, - ди һәвәскәр бакчачы.
- Сез бит - шәһәр малае. Моңа каян өйрәндегез? - дип сорамый кала алмадым.
- Элек кооператив фатирда яшәгәндә шәһәр читендә бакчабыз бар иде. Шунда Миша дәдәй Рябков өйрәтте җиләк-җимеш агачларын ялгап яхшы уңыш алырга. Аңа әле дә рәхмәтлемен, - ди Вячеслав.
Кузнецовлар виноград үстерү белән танылып киләләр.
- Монысы белән күбрәк хатыным шөгыльләнә. Хәзер бакчабызда 8 төрле сорт виноград үсә. Елына 150-160 кило уңыш алабыз. Туганнарга, дусларга да күчтәнәчкә өләшәбез. Бездән үсентесен алып, виноградчылык белән шөгыльләнә башлаучылар байтак инде хәзер, - ди йорт хуҗасы.
- Пенсиягә чыккач, кәҗә асраячакмын һәм виноград үстерү белән шөгыльләнермен дигән идем. Менә бүген икесе дә - иң яраткан шөгылем. "Алешенкин", "Восторг", "Альфа", "Феномен", "Ризомат", "Престиж" сортларының уңышы да яхшы, тәме дә көньякныкыннан бер дә ким түгел. Ә "Мускатный" дигәненнән шәраб ясыйбыз, - дип әңгәмәгә Раиса Андреевна да кушылды. Виноградларының бар сортларыннан да авыз итеп карадык. Базарныкы бер читтә торсын. Тәлгәш-тәлгәш асылынып торучы виноградларны күрү белән авыздан сулар килә, билләһи. Менә бит теләк булгач һәм тырышкач, безнең якларда да көньяк җимешләрен үстереп була икән. Кузнецовлар виноградчылык белән шөгыльләнергә теләүче һәркемнә киңәш-табыш итәргә дә, үсентеләрен бирергә дә әзер. Куллары җиңел аларның, 2-3 елдан сез дә менә дигән уңыш алырсыз.
- Мин бик тә Әгерҗедә һәр бакчада виноград үсүен телим. Үзең үстергәнгә җитми инде, - ди һәвәскәр бакчачы.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев