Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Валерий МАКАРОВ: “Барысы да сезнең өчен“

Әле Әгерҗедә бер генә бәйрәм чарасының да берничә тапкыр кичектерелгәне булмагандыр. Елак җәй һәм көз башы Әгерҗедә Парлар һәм скверлар елында республика программасы буенча төзелгән "Яшьлек" паркын ачуга комачаулады. Әмма кичектерү юкка булмаган икән: әбиләр чуагының иң матур көнендә ачтылар аны. Халык та кичен Сабантуйга барган кебек агылды бәйрәмгә. БАРЫСЫ...

Әле Әгерҗедә бер генә бәйрәм чарасының да берничә тапкыр кичектерелгәне булмагандыр. Елак җәй һәм көз башы Әгерҗедә Парлар һәм скверлар елында республика программасы буенча төзелгән "Яшьлек" паркын ачуга комачаулады. Әмма кичектерү юкка булмаган икән: әбиләр чуагының иң матур көнендә ачтылар аны. Халык та кичен Сабантуйга барган кебек агылды бәйрәмгә.
БАРЫСЫ ДА БУЛАЧАК
Тантаналы өлеш башланганчы ук паркта һәркем үзенә шөгыль таба ала иде.
- Шәһәребездә хәзер яшьләргә генә түгел, өлкәннәргә дә, сабыйлары белән яшь әниләргә дә ял итү урыннары булдырылуга бик шатланам. Без дә моннан соң оныгым Ульяна белән бу мәһабәт парк яныннан битараф кына үтеп китә алмабыз. Монда бала-чагалар өчен, әнә, спорт корылмалары да куйганнар. Күз карасы кебек сакласыннар иде бу матурлыкны. Яшьләр кичләрен биредә җыелышып кәеф-сафа корып утырмасыннар иде, - ди Капитолина Лукина.
Бу кичке парк кырмыска оясын хәтерләтә иде. Әнә, аттракционнарда бала-чага чыр-чу килеп уйный. Баскетбол мәйданчыгында йөгерүче малайларның йөзләре уттай яна. Сәнгать мәктәбенең "Девчата" ансамбле бәйрәмгә килүчеләрне төрле уен коралларында дәртле көйләр уйнап каршы ала, китапханә хезмәткәрләре яңа китаплар тәкъдим итәләр, Яшүсмерләр клубы балалар өчен төрле бәйгеләр уздыра...
- Тәрбиягә алган тугыз балам белән бәйрәмне бик көттек. Менә бүген шатлыгыбызның иге-чиге юк. Безне мондый бәйрәмнәргә чакырганнары өчен җитәкчеләребезгә рәхмәт. Әнә, балалар берсен-берсе уздырып ярышларда катнашалар. Никадәр татлы приз җыйдылар инде, - ди Земфира Баһаутдинова.
Паркта куелган сәхнәнең матурлыгына да таң калучылар күп булды. Киләчәктә биредә өстәл уеннары өчен җайланмалар булачак. Бу - шахмат-шашка турнирлары биредә уздырылачак дигән сүз. Гашыйк парлар өчен махсус эскәмия дә бар. Өлкәннәр паркның матурлыгын хәйран калып күзәтәләр. Тимерьюлчы ветеран Илья Айманов бәйрәмгә оныклары белән килгән:
- Оныкларым батутта сикерә, ә мин ял итәм. Ярый әле, чыкканмын. Бәйрәм дә карыйм, танышларымны да күрдем, - диде ул.
Әле бит биредә киләсе елга фонтан, декоратив куаклар да булачак, чәчәкләр дә утыртачаклар.
- Традицион Гитара фестивале, Яшьләр көне дә ел саен бу паркта узачак. Шәһәр үзәгендә урнашкан әлеге ял итү урынына халык рәхәтләнеп йөрер дип ышанабыз, - ди мәдәният бүлеге начальнигы Марс Гатауллин.
ӘЙ, ГИТАРА, ӘЙ ГИТАРА...
"Әгерҗе аккорды" III гитара фестивале катнашучыларына яңа сәхнәдә чыгыш ясау бәхете елмайды. Һава торышы нәтиҗәсендә чара берничә тапкыр күчерелү сәбәпле, фестивальдә катнашырга теләүчеләр саны соңгы көнгә 12гә генә калган иде. "Яшьлек" паркының исеменә яңгырашлы булсын өчен сәхнә түренә башта иң яшь катнашучылар - сәнгать мәктәбе укучылары Владислав Голосеев һәм Эмиль Сәрвәров чакырылды. Гитарачылар арасында 70нче елларда ук Әгерҗедә популярлык казанган Мәхмүт Гыйләҗетдинов, Айдар Сабирҗанов һәм Александр Серебряков та бар иде. Яшьләрнең чыгышын да халык бик яратып кабул итте. Әнә, I гитара фестивалендә катнашкан Владислав Макаров армиядә хезмәт итеп кайтырга өлгергән инде. Ул үзе иҗат иткән җырны башкарды. Сәхнә остасы Виктор Власов һәм аның укучысы Эдуард Нестеровның инструменталь композицияләре дә бик матур яңгырады. Мәхмүт Гыйләҗетдинов тамашачыларның игътибарын кабатланмас көчле тавышы һәм ягымлы тембры белән җәлеп итте. Аның чыгышын халык бик көчле алкышлар белән каршы алды..
Фестивальдә катнашучыларга бүләкләрне үзе дә гитарада оста уйнаучы, бард җырларына мөкиббән район башлыгы Валерий Макаров тапшырды.
ХӨРМӘТЛӘДЕЛӘР
Бәйрәм тантанасында сәхнә түрендә Хөкүмәт бүләкләренә лаек булганнарны, төзүчеләрне, үрнәк гаиләләрне хөрмәтләделәр. Бәхетле парлар Виктор Власов һәм Ләйсән Тимуршина җырлаганда вальс әйләнделәр.
- Авылларда яшәүчеләрне дә бәйрәмгә - кунакка дәшүләре безнең өчен көтелмәгән сюрприз булды. Әгерҗедә мондый зур бәйрәмдә беренче тапкыр әле без. Парк ачылуга бик сөендек, үзебезнең артистларның чыгышларын карап хозурландык, - диләр Сарсак-Омгадан Василий-Надежда Ефимовлар.
Паркны төзегән "Мир-Строй" җитәкчесе Али Ибраһимов:
- Мин киләчәктә бу паркның тагын да купшыланачагын, матурланачагын ышандырып әйтәм, - диде.
- "Яшьлек" паркы - Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, Хөкүмәтебезнең Парклар һәм скверлар елында әгерҗелеләргә бүләге ул. Әгерҗедә актив яшьләрнең күп булуын, биредә күңелле, файдалы чараларның тынып тормавын телибез, - диде район башлыгы Валерий Макаров.
Ниһаять, аллы-гөлле салют утлары күккә ыргылды. Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре иде бу... Халык рәхәтләнеп биеде, күңел ачты, сәхнә осталарының чыгышын карады.
Екатерина САМ СОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев