Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Валерий МАКАРОВ: “Бу Йорт балаларны магнит кебек тартып торачак“

Әгерҗедәге әти-әниләр инде күптәннән шәһәребездә Балалар иҗат йорты турында хыялланалар иде. Бүген "бу хыялларыгыз тормышка ашачак", дип тулысынча ышанып әйтә алабыз. Бу атнада район башлыгы Валерий Макаров һәм җитәкчеләр Әгерҗе шәһәренең Чайковский урамында төзеләчәк Балалар иҗаты йортының беренче ташы нигезенә киләчәк буыннар өчен юллама язып салдылар. - Әгерҗедә эшли башлаган...

Әгерҗедәге әти-әниләр инде күптәннән шәһәребездә Балалар иҗат йорты турында хыялланалар иде. Бүген "бу хыялларыгыз тормышка ашачак", дип тулысынча ышанып әйтә алабыз. Бу атнада район башлыгы Валерий Макаров һәм җитәкчеләр Әгерҗе шәһәренең Чайковский урамында төзеләчәк Балалар иҗаты йортының беренче ташы нигезенә киләчәк буыннар өчен юллама язып салдылар.

- Әгерҗедә эшли башлаган беренче көннәремнән үк Балалар иҗаты йорты төзү турында уйлана башлаган идем. Татарстан җитәкчелеге безнең тавышны ишетте һәм бу гигант төзелешкә акча бирде. Бу иҗат йорты коллективы алдына баланың сәләтен кечкенәдән ачып, аны үстерү, булачак һөнәрен сайлауда ярдәм итү бурычы куелачак. Әгерҗелеләргә генә түгел, якын-тирә авыл балаларына да биредә җаны теләгән түгәрәк, секция, клубларда шөгыльләнү мөмкинлеге булачак. Мин бүген үк Балалар иҗат йорты малай-кызларны магнит кебек үзенә тартып торачак дип ышанып әйтә алам, - диде Валерий Владимирович.

- Без Әгерҗегә күчеп килгәндә шәһәрдә, музыка мәктәбеннән тыш, балаларыбызга шөгыльләнергә берни дә юк иде. Хәзер исә нинди генә түгәрәкләр эшләми?! Балалар иҗат йорты һәм яңа спорт комплексының бу мөмкинлекләрне күпкә арттырачагына чын күңелдән сөенеп йөрим, - диде Сергий Радонежский храмы рухание Андрей Ехлаков та.

- Бүген балалар иҗат йорты төзелешенең нигезенә киләчәк буыннарга мөрәҗәгать язылган юлламаны капсулага салып, төзү эшләренә старт бирәбез. Хәерле сәгатьтә булсын! - дип Валерий Владимирович фатихасын бирде. Ә капсула эченә салып җиргә күмеләчәк юлламага мондый сүзләр язылган иде:

" Хөрмәтле әгерҗелеләр!

Бүген, 14 сентябрьдә, Әгерҗе шәһәрендә тарихи вакыйга. Балалар иҗаты йорты төзелешенә старт бирүебез - шәһәр һәм районыбыздагы үсеп килүче буынның хыялларын тормышка ашыруда реаль адым ул. Бу проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән тормышка ашырылачак. Сез бу төзелешне югары бәяләрсез, без башлаган эшләрне лаеклы дәвам итәрсез дип ышанабыз."

Балалар иҗат йортын Али Ибраһимов җитәкчелегендәге "Мир-строй" компаниясе төзиячәк. Район башлыгы төзүчеләргә мөрәҗәгать итеп:

- Сезгә, зур ышаныч күрсәтеп, бу объектны тапшырабыз. Төзелеш эшләре йөзгә кызыллык китерерлек булмасын. Балалар өчен сез тагын да тырышыбрак, зур осталык һәм намус белән эшләргә тиеш, - диде.

Киләчәк буыннарга адресланган юлламага тантанада катнашкан һәркем имзасын куйды. Менә ул тантаналы мизгелләр! Капсула җир астына төшеп киткәндә күңелдә - дулкынлану да, шатлык хисләре дә. Балаларыбыз, оныкларыбыз өчен тиздән Әгерҗедә ике катлы нинди мәһабәт бина калкып чыгачак бит!

- Балалар иҗаты йортында әдәби-драма, оста куллар, авиа-судомодельләштерү, агачка кисеп ясау, робототехника, видеофотостудия, компьютер графикасы, 3D моделирование, картинг, юл хәрәкәте яшь инспекторы, яшь турист, музей эше, яшь физик, инглиз клубы, татар теле, биология дөньясы, ИЗО-студия, тарихи реконструкция,балалар хокукларын яклау түгәрәкләре, клублары эшләячәк, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.

Киләсе җәйдә бассейнлы спорт комплексы һәм Балалар иҗат йорты ачылу әгерҗелеләр өчен нинди зур шатлык булачак!

Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев