Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Венер Сәлимов сөекле әнисе истәлегенә багышлап җыр яздырган

    Якташыбыз - Кырынды егете Венер Сәлимов газиз әнисе истәлегенә бик тә мәгънәле җыр яздырган. Җырчының әнисе Алмазия ханым узган елның август аенда вафат булды. - Әниемә багышлап җыр башкарырга теләгәч, Гөлфия Шакирова белән Илназ Баһ әни турында матур җыр иҗат итте. Репертуарымда дәртле җырлар өстенлек итсә дә, яңа иҗат җимешебез...

    Якташыбыз - Кырынды егете Венер Сәлимов газиз әнисе истәлегенә бик тә мәгънәле җыр яздырган. Җырчының әнисе Алмазия ханым узган елның август аенда вафат булды.


    - Әниемә багышлап җыр башкарырга теләгәч, Гөлфия Шакирова белән Илназ Баһ әни турында матур җыр иҗат итте. Репертуарымда дәртле җырлар өстенлек итсә дә, яңа иҗат җимешебез бераз моңсурак, ямансурак килеп чыкты. Аны тамашачылар яңа концерт программасында ишетә алачак, - ди Венер Сәлимов.


    Хәзерге вакытта Венер һәм аның иҗатташ дусты ИлГәрәй яңа сезонга әзерлек белән мәшгуль. Билгеле булганча, бу ике җырчы уртак концерт тәкъдим итә. «Яңа идеяләр кертеп үзенчәлекле сценарий язарга телибез. Сер түгел, тамашачыны гади концерт белән генә шаккаттырып булмый, шуңа күрә программаны тагын да кызыклырак итәргә, яңа җырлар белән баетырга исәп», - ди җырчы.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: