Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Ветераннарга – өстәмә түләү

    Сугыш һәм тыл ветераннары Бөек Җиңүнең 67 еллыгы хөрмәтенә июнь ае пенсиясе белән бергә өстәмә акча алачаклар. Россия Президенты Владимир Путин Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан ветераннарга бер тапкыр бирелә торган өстәмә түләү турында Указ чыгарды. Ул Россия территориясендә даими яшәүче сугыш һәм тыл ветераннарына бирелә. Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм...

    Реклама

    Сугыш һәм тыл ветераннары Бөек Җиңүнең 67 еллыгы хөрмәтенә июнь ае пенсиясе белән бергә өстәмә акча алачаклар.
    Россия Президенты Владимир Путин Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан ветераннарга бер тапкыр бирелә торган өстәмә түләү турында Указ чыгарды. Ул Россия территориясендә даими яшәүче сугыш һәм тыл ветераннарына бирелә.
    Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары, концлагерьлардагы балигъ булмаган тоткыннар, ирләре Финляндия, Япония белән сугышта һәлак булган Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары 5000 сум акча алачак.
    1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр тылда кимендә алты ай эшләгән ветераннарга, сугыш чорындагы хезмәтләре өчен СССР орден-медальләре белән бүләкләнгәннәргә, концлагерьлардагы балигъ булган тоткыннарга 1000 сум өстәмә акча биреләчәк.
    Бу өстәмә түләүләр өчен Пенсия фонды идарәсенә килергә кирәкми, сез аны июнь ае пенсиясе белән бергә алачаксыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: