Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ветераннарның “әтисе”

"Ветеран тимерьлчы хезмәттәшләремә ярдәм итә алуым белән бәхетле мин. Чөнки өлкән яшьтәгеләр игътибарга да, җылы сүзгә дә, ә кайчакта ярдәмгә бик мохтаҗ", - ди эксплуатация локомотив депосының сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Асаф ӘБСӘЛӘМОВ. Ә ачык йөзле, тәмле телле булмасаң, өлкән буын тимерьюлчылар белән даими очрашып аларның хәл-әхвәлләрен белешеп...

"Ветеран тимерьлчы хезмәттәшләремә ярдәм итә алуым белән бәхетле мин. Чөнки өлкән яшьтәгеләр игътибарга да, җылы сүзгә дә, ә кайчакта ярдәмгә бик мохтаҗ", - ди эксплуатация локомотив депосының сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Асаф ӘБСӘЛӘМОВ.
Ә ачык йөзле, тәмле телле булмасаң, өлкән буын тимерьюлчылар белән даими очрашып аларның хәл-әхвәлләрен белешеп тормасаң, биргән вәгъдәңне үти алмасаң, 578 ветеранны берләштергән әлеге оешмада бер көн түгел, бер сәгать тә эшләп булмас иде. Чөнки локомотив депосындагы ветераннар советы урнашкан бүлмәнең ишекләре ябылып, телефонның тынып та торганы юк бит. Өлкәннәр нинди генә сорау-үтенеч белән генә мөрәҗәгать итми?! Шәһәрдәшләр генә түгел, Удмуртиянең Чернушка бистәсенә кадәрге һәм Кизнерда яшәүче тимерьюлчы ветераннар да, үзләрен борчыган проблемаларны хәл итүне сорап, бирегә киләләр. Кемгәдер бушлай теш протезы куйдыртырга, икенчеләргә сәламәтлеген ныгытырга санаторийга юллама кирәк. Хуҗалыгында нинди дә булса зыян күргәннәргә, мохтаҗларга ярдәм итү дә - аларның бурычлары. Юбилярларны котларга да, авыруларның хәлен белергә дә өлгерергә кирәк. 34 ел гомерен тимер юлга багышлаган Асаф абый һәр ветеранның хәленә керергә тырыша. 10 ел әлеге советны җитәкләгән Наил Сабирҗанов та бу вазифаны нәкъ менә эш өчен янып-көеп йөрүче Асаф Ибраһим улына тапшырып ялгышмаганмын икән дип сөенә. Бу өлкәдә әле бер генә еллык эш тәҗрибәсе булган Асаф Әбсәләмов ремонт цехы советы рәисе Татьяна Черницына белән һәрчак киңәшләшеп эшли, проблемаларны хәл итү юлларын да алар бергәләп эзлиләр. Әлбәттә, совет әгъзалары Галина Хахалкина, Фәрит Аитов, Людмила Сабурова һәм башкалар да - рәиснең уң кулы. Аларның тырышлыгы белән быел 30 ветеран Сергач, Түбән Новгородтагы ял йортларында сәламәтлекләрен ныгытып кайтканнар. Узган ел Ижау, Красный борга ял итәргә баручылар да бик канәгать кайткан. Йортларын мич ягып җылытучыларга утын сатып алган акчаны да кайтарып биргәннәр. 90 яшьлек иң өлкән тимерьюлчы ветераннар Фоат Шәрипов, Фәйзи Нәбиев, алар яшен куып килүче Аркадий Шамшурин янына барып, хатирәләр яңартырга да онытмыйлар, бәйрәмнәрдә бер генә ветеранны да игътибарсыз калдырмыйлар. Аларны чәй табыны артында очрашуларга чакыралар.
Асаф абый - гомере буе бик тынгысыз, актив кеше. Яшь чагында аның иң яраткан шөгыле маркалар җыю булган. Аннан фотосурәткә төшерү белән мавыгып киткән. Табигать кочагына чыкканда хәзер дә фотоаппаратын үзеннән калдырмый ул. Чөнки локомотив депосында әледән-әле спорт чаралары уздыралар. Чөнки өлкәннәр өйдә кул кушырып утырырга яратмыйлар. Ветераннар советы оештырган ярышларда бик теләп катнашалар. Соңгы елларда дартс, өстәл теннисы алар арасында популярлашып киткән. Яшүсмер чагыннан ук шахмат белән "җенләнгән" Асаф абый депода бу "чирне" бик күпләргә йоктыра. Ветеран хезмәттәшләре Борис Садовников, Нури Мистахов, өлкән яшьтә булсалар да, яшь шахматчыларга бирешергә теләмиләр. Ә Тельман Галәветдинов, Валерий Мухачев белән һәр ярышта бергә алар. "Ветераннар район күләмендәге бәйгеләрдә дә сынатмыйлар. Гомумән, мин шахмат уйнамыйча бер көн дә торалмыйм. Иптәш булмаса, компьютерда уйныйм", - ди республика, тимер юл оешмалары арасындагы ярышларда һәрчак призлы урыннар яулаучы Асаф абый.
Әңгәмәбез ахырында ветераннар советы рәисе: "Лаеклы ялга чыккач та яраткан коллективымда эшләвемә сөенеп туялмыйм. Өйдә тыныч булганда, көч-егәр ташып торганда эшкә барасы килеп кенә тора бит ул. Хөрмәтле ветераннарыбыз, гомерен вагон депосына багышлаган сөекле җәмәгатем Людмиланы һөнәри бәйрәмебез белән котлап, исәнлек-саулык, бәхетле гомер телим", - диде.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев