Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ветеринария пункты үз ишекләрен ачты

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән икенче ел рәттән республикабызда модульле ветеринария пунктлары төзү буенча махсус программа эшли. Узган атнада Исәнбайда шундый заманча пункт ишекләрен ачты. Исәнбай мал табиблары Шамил Хәбиров һәм Рамил Мухъгалин Тугызбуй төбәгендәге һәм Бима зонасындагы җиде авылга хезмәт күрсәтәләр. Алар карамагында - шәхси хуҗалыклардагы 4500 баш...

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән икенче ел рәттән республикабызда модульле ветеринария пунктлары төзү буенча махсус программа эшли. Узган атнада Исәнбайда шундый заманча пункт ишекләрен ачты.
    Исәнбай мал табиблары Шамил Хәбиров һәм Рамил Мухъгалин Тугызбуй төбәгендәге һәм Бима зонасындагы җиде авылга хезмәт күрсәтәләр. Алар карамагында - шәхси хуҗалыклардагы 4500 баш терлек, һәм "Агро-Кама" ширкәтенең беренче филиалдагы мөгезле эре терлекләр.
    - Без 20 елга якын инде шушы хезмәттә булсак та, бинабыз юк иде. Малы чирләп китсә, халык өйгә килә яисә телефоннан шалтырата иде. Ә авылыбызда заманча пункт ачылгач халык бирегә йөрер дип ышанабыз. Монда югары квалификацияле ярдәм күрсәтү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Ясалма орлыкландыру, операцияләр ясау кабинетлары да, даруханә дә бар, - ди мал табибы Шамил Хәбиров.
    Исәнбайлыларның шатлыгын уртаклашырга килгән район башлыгы Валерий Макаров та изге теләкләрен җиткерде.
    - "Табиб - кешене, ә ветеринар кешелек дөньясын дәвалый", дигәннәр борынгылар. Чынлап та, шәхси хуҗалыгындагы хайваны чирләп китсә, халык иң беренче мал табибына йөгерә. Татарстан җитәкчелегенең авылларга йөз белән борылып халык өчен бик тә кирәкле объектлар төзү программалары булдыруына ничек сөенмисең инде?! Ә мондый заманча ветеринария пунктлары иң башта бары терлек саны күп булган авылларда төзелә. Сез бик бәхетле: районда икенче булып пункт ишекләре сезнең авылда ачыла. Ә Исәнбай - Тугызбуй һәм мари авылларының үзәгенә урнашкан. Шулай булгач, ветеринарлар янына ярдәм сорап килүчеләр күп булыр әле, - диде район башлыгы Валерий Макаров.
    Ул өй туенча буш кул белән килмәгән иде. Пунктка истәлек бүләге тапшыргач, гомерләрен ветеринар хезмәтенә багышлаган Тәбәрледән Гамир Гомәров, Әгерҗедән Мария Константинова һәм Валентина Юрговага Рәхмәт хатлары тапшырды.
    Яңа пунктта Исәнбай ветеринарлары түләүле һәм бушлай хезмәт күрсәтергә әзер. Иң мөһиме, халыкка дару препаратлары алу өчен йөз чакрым ераклыктагы Әгерҗегә барып йөрисе булмаячак. Бүген үк даруханәдә кигәвенгә каршы, бал кортлары өчен төрле препаратлар сатыла инде, - диде район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин.
    Кыска вакыт эчендә пунктны сафка бастырган, аның территориясен тәртипкә китергән һәркемгә олы рәхмәтен җиткерде авыл башлыгы Фәнил Сираев.
    - Бик күп авылларда мал саны кимеп барганда Исәнбайда терлекләрнең артуына бик сөенәбез. Бүген шәхси хуҗалыкларда 400гә якын мөгезле эре терлек асрала. Авылдашларыбызның тырышлыгына, аларның мал асрауларына ничек сөенмисең инде?! Ә мондый заманча ветеринария пункты авылыбызга күптән кирәк иде. Бу республикабыз, район җитәкчеләренең үз хуҗалыгында мал асраучы авыл халкы турында зур кайгыртучанлык күрсәтүе инде, - диде ул.
    - Ә мин коллегаларым өчен бигрәк тә сөенәм. Шамил белән Рамил профилактик чараларны һәрвакыт вакытында башкаралар. Шуңа күрә соңгы елларда авыл малларында куркыныч, йогышлы авырулар күзәтелми. Пункт ачылгач, аларның хезмәте җиңеләер дип уйлыйм, - диде заманында үзе дә мал табибы булып эшләгән Вилин абый Шәйхетдинов.
    Гомумән, ветеринария пункты ачылу тантанасы Исәнбайда чын бәйрәмгә әверелде. Авылның яшь сәхнә осталары җырлар да бүләк иттеләр. Ә кызыл тасманы кисеп эчкә үткәч, кунаклар һәм авыл халкы ветеринария пункты белән таныштылар.
    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: