Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Видеороликларны сез дә карый аласыз

Сугыш һәм тыл ветераннарының, инде хәзер сугыш чоры балаларының сафы да көннән-көн кими. Әле шушы көннәрдә генә берьюлы ике сугыш ветераны - Әгерҗедән Аркадий Шамшурин, Ермолай Басов белән хушлаштык. Ил азатлыгы өчен утка-суга кергән хөрмәтле ветераннарыбызның саны бүген 49 гына инде. Җиңүнең 70 еллык олы юбилеена алар ничә генә калыр...

Сугыш һәм тыл ветераннарының, инде хәзер сугыш чоры балаларының сафы да көннән-көн кими. Әле шушы көннәрдә генә берьюлы ике сугыш ветераны - Әгерҗедән Аркадий Шамшурин, Ермолай Басов белән хушлаштык. Ил азатлыгы өчен утка-суга кергән хөрмәтле ветераннарыбызның саны бүген 49 гына инде. Җиңүнең 70 еллык олы юбилеена алар ничә генә калыр икән...

Мөхтәрәм ветераннарыбыз исән чакта аларның дәһшәтле еллар турында бай истәлекләрен тарихка теркәп калдырырга кирәк дип еш кабатласак та, бик күпләре бу байлыкны мәңгелеккә үзе белән алып китте инде. Җиңүнең 70 еллык юбилее уаеннан Рәсәй күләмендә "Безнең уртак Җиңү" проекты гамәлгә ашырыла башлады. Әлеге проектның максаты - сугыш ветераннарының истәлекләреннән видеоархив туплау. Киләчәктә бу тарихи истәлекләр Россия Дәүләт архивына тапшырылачак. Аларны Интернеттан да карап булачак.
- Әлеге проектны тормышка ашыруга мәктәп укучылары бик теләп кушылдылар. Малайлар һәм кызлар, ветераннарның өйләренә барып, аларның истәлекләреннән видеороликлар әзерләделәр. Укучылар бу эш белән шулхәтле җанланып киттеләр, дәһшәле сугышның тере шаһитлары булган ветераннар белән очрашып, алар белән әңгәмә корып, видеоязма әзерләүгә иң пассив укучылар да бик теләп кушылдылар, - ди мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча баш белгече Елена Шушакова.
Бүгенгә сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашудан 41 видеоролик тулысынча әзер инде. Кадыбаш мәктәбе укучылары гына да җиде ветеран белән очрашып видеоролик әзерләгәннәр! 4нче шәһәр, Исәнбай, Кадыбаш, Девәтернә мәктәпләре сайтларыннан һәрберегез әлеге видеоәңгәмәләрне карый ала. Кичкетаң укучылары авылда исән сугыш ветераннары калмагач, Ижауга балаларына күчеп киткән ветеран янына барып, бай эчтәлекле видеоролик әзерләгәннәр. Ә Көчек мәктәбе укучылары сугыш ветераннары исән чакта ук алар белән видеоәңгәмәләрне яздырып калган булганнар. Бик тиздән һәркем мәктәпләр сайтларына кереп, ветераннар белән әңгәмәләрне карый алачак. Укучыларның "Безнең уртак Җиңү" проектына кушылып, киләчәк буыннар өчен шундый тарихи бүләк әзерләп калдыруына "Афәрин!"дими ни дисең...
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев