Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Владимир Путин: “Ана капиталы“ программасын, ким дигәндә, тагын ике елга озайтуны кирәк саныйм“

Россиядә гамәлгә ашырыла торган "Ана капиталы" программасы, ким дигәндә, тагын ике елга озайтылачак. Бу хакта бүген, РФ Федераль Җыенына еллык юллама белән чыгыш ясаганда, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин игълан итте. "Балалар безнең киләчәкне билгели", - дип Илбашы демография мәсьәләсенә тукталды. Ул артык югары булмаса да, менә инде өч ел...

Россиядә гамәлгә ашырыла торган "Ана капиталы" программасы, ким дигәндә, тагын ике елга озайтылачак. Бу хакта бүген, РФ Федераль Җыенына еллык юллама белән чыгыш ясаганда, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин игълан итте.

"Балалар безнең киләчәкне билгели", - дип Илбашы демография мәсьәләсенә тукталды. Ул артык югары булмаса да, менә инде өч ел рәттән халыкның табигый үсеше күзәтелә, дип билгеләп узды.

Президент белдергәнчә, барлык фаразлар буенча, без яңа демография упкынына төшәргә тиеш идек, 90 нчы еллар кайтавазы яңгырарга тиеш иде - демографлар шул хакта сөйләгән. Әмма бу болай булмады, ди ул. "Бүген туучы нарасыйларның яртысы икенче, өченче һәм аннан соңгы балалар. Гаиләләр балалар үстерергә тели, илнең якты киләчәгенә ышана, - дип белдерде Владимир Путин. Ул "Ана капиталы" программасының илдә, шул исәптән Кырымда һәм Севастопольда, 6,5 млн гаиләгә кагылуын һәм киләсе елда программаның төгәлләнергә тиешлеген искәртте. - Дөрес, без элеккедән килгән демографик яраны төзәтү өчен бу гына җитмәвен яхшы аңлыйбыз. Программа буенча каралган финанслау бюджетка да авыр. Бу бик саллы акчалар, тик "Ана капиталы"н, ким дигәндә, тагын ике елга озайтырга кирәк дип саныйм", - дип ассызыклады Президент Владимир Путин. Бу тәкъдиме зал алкышлар белән хуплады.

Татар-информ.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев