Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Вәркләд-Бодьяда “Гершыд юмшан“ гөрләде (ФОТО)

Азат Вәлиев җыелучыларны удмуртча сәламләде

Бу атнада Вәркләд-Бодьяда удмуртларның “Гершыд юмшан“ бәйрәме булды. 

Бәйрәмгә килүчеләрне матур җырлар, удмурт халыкларының ризыгы – мичтә яңа гына пешкән перепеч белән каршы алдылар. 

Чарага килгән район башлыгы Азат Вәлиев җыелучыларны удмуртча сәламләде.

– Узган ел биредә үткән Гырон быдтон республика бәйрәме безнең хәтердә әле. Кечкенә авыл булсагыз да, дус яшәгәнгә шундый зур бәйрәм кунакларын кабул иттегез. Шушы урында мондый күңелле бәйрәм узуы куанычлы. Удмурт халкының традицияләрен саклап яшисез. Чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм. Сәламәт булыгыз. Бүгенге бәйрәмнән уңай эмоцияләр алуыгызны телим! – диде Азат Рөстәм улы.

Көчек авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Нурмөхәммәтов  Азат Вәлиевка, бәйрәмне оештыруда актив катнашкан һәм зур өлеш керткәннәргә зур рәхмәтен белдерде.

Авыл тормышында актив катнашкан вәркләдбодьялыларны сәхнә түренә чакырып, төрле номинацияләрдә хөрмәтләделәр. Аларга район башлыгының бүләкләре тапшырылды.

Бәйрәмдә “Инвис“ халык ансамбле, бу авылдагы үзешчән коллективлар чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Урамнар ярышы бик кызыклы булды. Чүлмәк вату, “Айшетбол“, бау тарту, капчык киеп йөгерү, баганага менү, “Чаңгыда“ ярышу, “Җайдаклы“ һәм башка уеннарда яше дә, карты да актив катнашты һәм бүләкләр алды. Бәйрәмдә бергәләп ботка ашау һәм тәмләп чәй эчү дә бик күңелле булды.

– Бүгенге бәйрәмгә һәр вәркләдбодьялы да ныклап әзерләнгән. Урам ярышында һәр кеше катнашуы өчен клуб хезмәткәрләре Наталья-Виктор күп тырышлык куйганы ачык күренә, – диде үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Оксана Мтихайлова.

– Биредә халык бик актив. Уеннарда бәйрәм кунаклары да теләп катнашты. Бик матур оештырдылар, – диде методист Ләйсән Тимуршина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев