Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Вәт, көнбагыш бу“ бәйгесе җиңүчесе билгеле

    Хөрмәтле шигырь сөюче дусларыбыз! "Әгерҗе хәбәрләре" газетасында игълан ителгән "Вәт, көнбагыш бу" дип исемләнгән шигъри бәйгегә йомгак ясар чак житте. Киңәшләштек тә, яшь каләмдәшебез Алинә СӘЛИМОВАны җиңүче итеп билгеләдек. Котлыйбыз! Аны редакциядән истәлек бүләге көтә. Бәйгедә катнашкан һәркемгә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Газета укучыларыбызга сезнең иҗат җимешләрегезне тәкъдим итәбез. Балаларны Казаннан...

    Хөрмәтле шигырь сөюче дусларыбыз! "Әгерҗе хәбәрләре" газетасында игълан ителгән "Вәт, көнбагыш бу" дип исемләнгән шигъри бәйгегә йомгак ясар чак житте.

    Киңәшләштек тә, яшь каләмдәшебез Алинә СӘЛИМОВАны җиңүче итеп билгеләдек. Котлыйбыз! Аны редакциядән истәлек бүләге көтә. Бәйгедә катнашкан һәркемгә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Газета укучыларыбызга сезнең иҗат җимешләрегезне тәкъдим итәбез.

    Балаларны Казаннан ук

    Кайтарттым.

    "Галәмәт"не интернеттан

    Караттым.

    "Галәмәт"ләр интернетта

    Күп икән.

    Мондый гына могҗизалар

    Чүп икән.

    Алинә СӘЛИМОВА.

    Әгерҗе шәһәре.

    ххх

    Бер бөртектән - 45 баш,

    Шаккаттым.

    Каян чыккан бу галәмәт?!

    Баш ваттым.

    Кагып-сугып, мичкә куеп

    Киптерәм.

    Яренгә дә, нәкъ шундыйны

    Үстерәм.

    Селекция эшен җайга

    Салырмын.

    Капчык-капчык уңыш җыеп

    Алырмын.

    Бер Ходайның бүләге бу -

    Гөлләмә.

    Җае чыга бурычымны

    Түләргә.

    Фәридә ҖӘМИЛЕВА.

    Исәнбай авылы.

    ххх

    Кояш биргән мәхәббәтен

    Аңарга.

    Чык суларын бүләк иткән

    Таңнарда.

    Туган җирнең тылсымы бу

    Көнбагыш.

    Утыртучы кешесе дә

    Бик тырыш.

    Гүзәлия ИСМӘГЫЙЛЕВА.

    Исәнбай авылы.

    Көнбагышның бер төбеннән

    Мин 45 баш алдым.

    Яфраклары зонтик кадәр,

    Үзем дә хәйран калдым.

    Көнбагышның тамырын мин

    Юып, турап киптерәм.

    Күп чирләрдән коткара ул,

    Ел да шуңа үстерәм.

    Раилә БАРИЕВА.

    Уразай авылы.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: