Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

WorldSkills Ачык төбәк чемпионатында Әгерҗе районы укучылары да катнашты

Узган атнада Казанның "Казан ярминкәсе"ндә узган "Яшь профессионаллар" WorldSkills Ачык төбәк чемпионатына мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина җитәкчелегендә безнең районнан да 50 кешелек делегация барды. "Казан ярминкәсе"ндә - 60 мең тамашачы - Әлеге Чемпионатның төп максаты - эшче һөнәрләрнең абруен үстерү иде. Ул максатына иреште дип уйлыйм. "Казан ярминкә"сендә өч...

Узган атнада Казанның "Казан ярминкәсе"ндә узган "Яшь профессионаллар" WorldSkills Ачык төбәк чемпионатына мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина җитәкчелегендә безнең районнан да 50 кешелек делегация барды.

"Казан ярминкәсе"ндә - 60 мең тамашачы

- Әлеге Чемпионатның төп максаты - эшче һөнәрләрнең абруен үстерү иде. Ул максатына иреште дип уйлыйм. "Казан ярминкә"сендә өч көн дәвамында эшче һөнәрләр буенча ярышлар узды, күргәзмәләр гөрләде. Бәйге генә түгел, эшче һөнәренә дан җырлаучы бәйрәм булды ул. Авыл хуҗалыгы һөнәрләрен, милли нечкәлекләрне Татар һәм Рус милли мәйданчыкларында бик оста итеп күрсәтә алдылар. Арча районы авыл хезмәтчәннәре мәйданчыгында сыер, сарык, эт, күгәрчен, хәтта тәвә кошларына кадәр бар иде. Ә кукмаралылар бик матур савыт-сабалары белән шаккатырдылар. Күргәзмәне караучылар битараф кына узып китә алмыйча, рәхәтләнеп фотога төштеләр, мәйданчык хуҗалары белән аралаштылар. Тамашачылар саны гына да 60 меңнән артык булган диделәр. Безнең районнан әлеге чарага киләчәген эшче һөнәрләр белән бәйләргә теләгән югары сыйныф укучылары барды, - ди Вәсилә Сафиуллина.

Чемпионат кысаларында студентлар, яшь эшчеләр үз осталыкларын 56 төр һөнәр буенча күрсәттеләр. Болар - төзүче, дизайнер, чәчтараш, пешекче, слесарь һ.б.лар. "Мин - мастер" мәйданчыгында 15 төрле һөнәр буенча укучылар да көч сынашты. Әлеге мәйданчыкта безнең район укучыларының осталыгын Кичкетаң һәм Тирсә мәктәбеннән Динара АХУНОВА белән Ленар ЗӘЙНУЛЛИН тәкъдим итте.

БЕЗНЕКЕЛӘР - "МИН - МАСТЕР" МӘЙДАНЧЫГЫНДА

- Мин әле дә "Казан ярминкәсе"ндә күргән тойгылардан арына алмыйм. Андагы кешенең күплеге, күргәзмәләрнең төрлелеге... Яшьтәшләремнең осталыгына, бай фантазиясенә шаккаттым. Алда торган барлык турларны узганнан соң, ахыргы эш итеп мин слесарь станогында агачтан бәрәңге төйгеч (тукмак) ясап күрсәтергә тиеш идем. Бик матур килеп чыкты ул. Җитәкчем Мәгъсум Салихҗанович та мактады, - ди 9 сыйныф укучысы Ленар.

- Казанда Универсиада авылында яшәдек. Мин киләчәктә электрик булырга телим. Чемпионатта катнашкач, әлеге теләгем ныгыды гына, - дип дәвам итә ул.

Кичкетаң мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Динара Ахунова технология укытучысы ярдәме белән тегүчелек эше серләренә өйрәнә.

- Үз осталыгыбызны төрле турларда тәкъдим иттек. Беренче көнне технология буенча тест уздык. Аннан мин манжетлы җиң тегеп күрсәттем. Тегеп алып барган күлмәгемне презентацияләү, компьютерда итәк моделен ясау - боларның барысын да уңышлы гына башкарып чыктым. Икенче көнне мастер-класс күрсәттем. Ул көнне мәйданчыкларда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та булып китте, - ди Динара.

Укучыларның икесенә дә сертификат тапшырылган.

- Тик монысы - иң мөһиме түгел. Катнашуыбыз билгесе булып футболкалар калды. Ә анда алган тәэсирләр безнең күңелне бик озак җылытып торыр әле, - диләр укучылар.

ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНАТЫНА ӘЗЕРЛЕК

Өч көн дәвам иткән төбәк Чемпионаты республика җитәкчелегенең дә күз уңында булды.

- 2019 елда Казанда WorldSkills Дөнья Чемпионаты узачак. Ә төбәк чемпионаты аңа әзерлек кысаларында оештырылды. Мондый чараны без Казанда инде өченче тапкыр үткәрәбез, - диде ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.

- Мин бу залда 2019 елда Халыкара ярышларда җиңәчәк яшьләр дә бардыр дип уйлыйм, - диде ТР Премьер-министры Илдар Халиков та.

Ә Татарстан Президенты эшче һөнәрләргә кызыксыну һәм хөрмәт уятучы мондый чараны ел саен уздырырга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты.

Врезка.

Worldskills - максаты итеп эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрүне һәм шуның буенча осталыкны үстерүне максат итеп куйган халыкара хәрәкәт ул.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев