Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әй, гитара, әй, гитара

Район башлыгы Валерий Макаров тәкъдиме белән узган ел беренче тапкыр үткәрелгән гитара фестиваленең "аягы җиңел" булды. Быел да Әгерҗе гитарачылары һәм бу уен коралында уйнаучыларга мөкиббән киткән шәһәрдәшләребез "Орешник" ял паркына фестивальгә җыелдылар. - И-и, шул гитара кыллары чыңлавын ишетсәм, яшьлегем искә төшә. Чапаев урамындагы элекке район Мәдәният сараенда вокаль...

Район башлыгы Валерий Макаров тәкъдиме белән узган ел беренче тапкыр үткәрелгән гитара фестиваленең "аягы җиңел" булды. Быел да Әгерҗе гитарачылары һәм бу уен коралында уйнаучыларга мөкиббән киткән шәһәрдәшләребез "Орешник" ял паркына фестивальгә җыелдылар.

- И-и, шул гитара кыллары чыңлавын ишетсәм, яшьлегем искә төшә. Чапаев урамындагы элекке район Мәдәният сараенда вокаль ансамбльдә уйнап йөргән чакларыма кайткандай булам, - дип хатирәләргә бирелде гитара уйнаучыларны дөньяларын онытып караучы Фирдәвес Акатов.
Әгерҗедә гитарага гашыйклар арасында балалар да, яшьләр дә, урта яшьтәгеләр дә байтак икән. Әнә, Артур Сабирҗанов тормышын гитарадан башка күз алдына да китермәвен әйтте. Ә Мәхмүт Гыйләҗетдинов гитарасын күтәреп сәхнәгә күтәрелгәндә үк тамашачылар кул чаба башладылар.
- Мәхмүт район Мәдәният сараендагы ансамбльдә бик озак еллар гитарачы иде бит. Әлеге ансамбль дискотекаларны бик дәртле уздырды. Шуңа күрә Мәхмүтне бик күпләр оста гитарачы буларак беләләр, - ди Мәдәният йорты директоры Эльвира Нәбиева.
Дөрестән дә, Мәхмүт Гыйләҗетдинов уйнап та, җырлап та тамашачыны бик тиз әсир итте. Аның башкаруындагы "Березовый сок" ретро җыры бик күпләрне яшьлеккә алып кайткандыр.
Әгерҗелеләр район башлыгының да гитарага гашыйк җитәкче икәнен беләләр. Фестивальдә катнашучыларны котларга килгән Валерий Макаров сәхнәгә күтәрелгәч, алып баручылар аның гитарада уйнавын да сорадылар.
- Мондый бәйрәмдә ничек инде кулга гитара алмыйсың, - дип ул да, гитара кылларын чиертеп, тамашачыны сөенедерде.
Балалар сәнгать мәктәбендә гитара классы оештырылу да бу уен коралына мәхәббәт уятуда зур роль уйный. Әнә, 10 яшьлек Влад Голосеев, Эльвира Баһрамова, Гөлшат Җәләлетдинова, Алсу Гыйльфанова да сәнгать мәктәбендә алган белемнәрен гитарада уйнап күрсәттеләр.
Бертуган Рөстәм һәм Илнур Ибраһимовлар да - сәхнәгә гашыйк егетләр, бик матур җырлыйлар да, гитарада да уйныйлар. Артур Акатов та үзлегеннән гитарада уйнарга өйрәнгән. Фирдәвес бабасыннан бер дә калышмас, Ходай кушса.
Августның соңгы кичендә, әнә шулай, дәртле җыр-моңнары белән сөендерделәр гитарада уйнаучы шәһәрдәшләребез. Бу фестивальнең озын гомерле булуын телибез.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев