Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Өй салуның ние бар

Узган ел Әгерҗе районында авылда төпләнеп калган 15 яшь гаилә, белгеч һәм гражданнарга махсус программалар нигезендә торак шартларын яхшырту өчен 15 миллион 648 мең 334 сум социаль түләү бирелде. Әлеге программалар быел да - гамәлдә. Субсидия кемгә бирелә? Бу хакта район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге баш...

Узган ел Әгерҗе районында авылда төпләнеп калган 15 яшь гаилә, белгеч һәм гражданнарга махсус программалар нигезендә торак шартларын яхшырту өчен 15 миллион 648 мең 334 сум социаль түләү бирелде. Әлеге программалар быел да - гамәлдә.
Субсидия кемгә бирелә?
Бу хакта район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге баш белгече Фәридә ВӘЛИЕВА сөйли:
- Программада катнашуның шартлары күп. Иң мөһиме - белгечнең, гаиләнең авыл хуҗалыгында йә авылда социаль өлкәдә эшләве. Программада яшь гаилә буларак катнашучы ир белән хатынның яше 35тән артмаска тиеш. Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булуларын дәлилли торган документлары булу да шарт. Социаль түләү яңа йорт салу, фатир алу өчен бирелергә мөмкин.
Әйтик, гаилә дүрт кешедән тора, ди. Норма буенча бер кешегә 18 квадрат метр тиеш булганлыктан, бу санны 4кә тапкырлыйбыз, 72 квадрат метр килеп чыга. 2014 елда торакның бер квадрат метры 20500 сум итеп билгеләнгән иде. Әлеге санны 72гә тапкырлыйбыз, 1 миллион 476 мең сум була. Шул сумманың 70 проценты (1 миллион 33 мең 200 сум) Хөкүмәттән социаль түләү итеп бирелә, ә менә 30 проценты үзеңнеке булырга тиеш.
Социаль түләүдән файдаланган белгеч акчаны алганнан соң авыл хуҗалыгында кимендә тагын биш ел эшләргә һәм төзегән йортында йә сатып алган фатирында биш ел яшәргә тиеш була.
"Әле ярый, Хөкүмәт булышты"
Әнә шулай дип сөенәләр Тирсәдән Газинур-Ирина ФӘСХИЕВлар. Ирина "Нәүрүз" ширкәтендә терлекче булып эшли, Газинур "Агро-Кама"да - тракторчы. Фәсхиевлар өч бала тәрбияли.
- Бу йортны төзи башлаганыбызга 10 еллап бар инде. Мин үзем балалар йортында үстем. Ирем ягыннан да матди ярдәм итүче юк, шуңа үз көчебезгә генә таянырга туры килә. Башта биш еллап төзелеш материаллары җыйдык. Монысына күпләп мал тотуыбыз ярдәм итте. Үгез асрап итен дә саттык, сөт һәм сөт ризыклары сату белән дә шөгыльләндек. Хәзер дә абзарыбызда малларыбыз күп. Балалар үстергәндә мал асрамый булмый. Йортның нигезен, стеналарын күтәрү өчен төзүчеләр ялларга туры килде, ә башка эшләрдә күбрәк туганнарыбыз ярдәменә таяндык. Бер танышыбыз авыл җирендә йорт төзүчеләр өчен махсус программалар барлыгын әйтеп, шулардан файдаланырга киңәш биргәч, без дә аларда катнашып карарга булдык. Авыл җирлеге башлыгы Ләйсирә апа Нәфыйкова да фикеребезне хуплагач, тиз арада кирәкле документларны җыя башладык. Әлеге программага керүдә бик күпләрнең ярдәме тиде, рәхмәт яусын һәркайсына. Узган ел миллион сумнан артык акча счетыбызга күчкәч ничек сөенгәнебезне белсәгез?! - дип сөйли Ирина.
Әлеге акчаларга йортны тулысынча төзеп бетергәннәр, су, газ уздырганнар Фәсхиевлар.
- Йорт эчендәге башка эшләргә дә җитәчәк әле акча. Көннәр җылытсын да, аннан тагын җиң сызганып эшкә тотынабыз, - дип план коралар алар.
Халык арасында "Өй салуның ние бар" дигән мәкаль яшәсә дә, моның авырлыгын үзе төзеп караган кеше генә яхшы белә шул. Бигрәк тә үз көченә генә таянучы яшь гаиләләргә авырга туры килә.
- Без башкаларга да Дәүләт программаларыннан файдаланырга киңәш итәбез. Программа шартлары үтәлгән очракта документлар җыюның артык авырлыгы юк, - ди Ирина.
Белешмә:
Әлеге программаларда катнашуның нечкәлекләре турында тулырак итеп 22899 телефоны аша район авыл хуҗалыгы идарәсеннән йә 23062 телефоны буенча район башкарма комитетының төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалык бүлегеннән белешә аласыз. Хөкүмәт ярдәменнән файдаланып калырга ашыгыгыз, авыл яшьләре!
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев