Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Яңа Бәзәкәдә халык җыены узды

Яңа Бәзәкә авыл җирлегендә узган җыен башланганчы район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов “Балачагым өе”, “СССРга юл”, “21 гасыр” һәм “Тарихка юл” дип исемләнгән дүрт бүлектән торган бик бай һәм тирән эчтәлекле күргәзмәне карап, биредә эшләүче һәм күргәзмәне әзерләүчеләр хезмәтенә югары бәя бирде.

Чара 14 февраль – Гашыйклар көнендә үткәрелгәнлектән, җыен шушы теманы ачык чагылдырган һәм гаиләнең кеше тормышындагы мөһим ролен күрсәткән мини-спектакль белән башланды.

 

Тырыш халык мул яши

    Абзар тутырып мал асрау, үз җиреңдә иген үстерү бик  җиңел эш түгел,әмма күп хезмәт куйсаң, гаиләгә файдасы зур. Халык мул яши икән,  бу авылның киләчәге бар дигән сүз.

 Соңгы елларда Яңавыл җирлегендә пай җирләрен алып эшкәртүче гаиләләр саны арта бара. Авыл җирлегендә шәхси хуҗалыкларда 7 йөк машинасы, 28 көпчәкле трактор һәм 5 ашлык сугу комбайны, 25  печән чапкыч исәпләнә.

Җирлектә 3 гаилә фермасы эшли.Раушан Хикмәтуллин 24 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 4 сыер асрап, 2019 елда 463 ц сөт, 40 ц ит җитештергән. 55 га җирен эшкәртеп, 1415 ц ашлык җыеп алган һәм 280 ц азык культурасы әзерләнгән.Дилүс Ямалиев 20 баш эре мөгезле терлек асрап 2019 елда 57 ц сөт,  40 ц ит җитештергән. 50га җирен эшкәртеп, 920 ц ашлык җыеп алган.Фәнил Насыйров 10 баш мөгезле эре терлек асрап, 348 ц сөт, 36,5  ц ит җитештергән. 47 га  җирен эшкәртеп, 628 ц ашлык җыеп алган һәм 100 ц азык культурасы әзерләгән.

        Хуҗалык кенәгәсе нигезендә 230 баш терлек исәптә тора, шуның 88 башы – сыер, 102 баш – сарык, 21 баш – кәҗә, 19 баш – ат. 188 умарта бар. 

    Хуҗалыклар   үзләреннән арткан  сөтне хөкүмәткә тапшыралар, җитештергән продукцияне саталар. Шәхси хуҗалыклардан 2019 нчы елда 75т сөт җыеп тапшырылган. Бу эш белән  Рафис Муллахметов уңышлы гына шөгыльләнә.

Ин күп сөт тапшыручы Илфар Галиев, Мөхәммәтнур Галиев, Минехәлил Ногоманов, Раушан Хикматуллин, Дилүс Ямалиев, Рәйсә Хикматуллина, Зөлфәт Хаҗиев, Айрат Муллахметов, Рафис Муллахметов, Марсель Харисов, Илнур Шакиров, Ильяс Кәрәмиев.

2019 елда сыер асраучы шәхси хуҗалыкларга хөкүмәттән 304,4 мең сум ярдәм күрсәтелгән.

 

Программалар уңышлы эшли

Соңгы елларда республикада авыл  халкының тормыш шартларын яхшырту, җиңеләйтү, авыл җирендә яшәү өчен уңай шартлар тудыру максатыннан иллеләп төрле программаэшләп килә. Бу программалар Яңавыл җирлеген дә читләтеп үтми. “Урамнарны яктырту” программасы буенча  җирлектәге барлык авылларның урамнарында светодиод утлар яна.

 2019 елда шундый программа  кысаларында Вольный Труд авылындагы урамга, Фәнил Насыйров хуҗалыгына кадәр 400 м озынлыгында таш түшәлгән, урамы өлешчә ремонтланган.

Республика Президенты һәр ел саен, эш нәтиҗәләрен карап, авыл җирлекләренә җиңел машиналар тапшыра. 2019 елда бу бәхет Яңа Бәзәкә авыл җирлегенә елмайган.

2019 елда җыелган үзара салым акчасына башкарылган эшләр: картайган агачларны кисү. Чүплекне тәртипкә китерү. Вольный Трудта зират коймасы тотылган, су белән тәэмин итү өчен 2 насос сатып алынган.

 2020 нче елга үзара салым акчасына түбәндәге эшләр планлаштырыла: Яңавылның Ленин, Совет, Яшьләр урамнарына,, Яңа Бәзәкә авылының Тукай урамына вак  ташу салу, Вольный Труд һәм Варкләд авылы урамнарын кардан чистарту.

 

Пенсионерлар рәхмәтле

Җирлектә 160 пенсионер исәпләнә, бу җирлектә яшәүче халыкның 32 %ы. Социаль яклау бүлегеннән бирелгән махсус автомобиль белән 65 яшьтән  узган 22 кеше Әгерҗе поликлиникасында медицина тикшерелүе узганнар. Авыл халкы аларга бик рәхмәтле.Яңа Бәзәкә авыл җирлеге башлыгы Миннехәлил Ногоманов Яңа Бәзәкә мәчете акчасына Әүлия зиратының койма белән әйләндереп алынуы өчен аларга һәм авылдашларына үз рәхмәтен белдерде.

 

Күңелле нотада

Җыен күңелле нотада тәмамланды. Ришат Нурисламов сорауларга җавап биргәч, авыл тормышында актив катнашканнарга Рәхмәт хатлары тапшырды.

 

Белешмә

Яңа Бәзәкә җирлеге составына  6 авыл керә: Яңавыл, Яңа Бәзәкә, Вольный Труд һәм Варкләд авыллары, Яңа Никольский һәм Иске Никольский. Соңгы икесендә бер кеше дә яшәми.

Яна Бәзәкә авыл җирлеге территориясендә 204 шәхси хужалык исәпләнә.

157 хуҗалыкта даими яшиләр, 25е – бакча хуҗалыгы, 22есе – буш.

Җирлектә   барлыгы 454 кеше исәпләнә: Яңа Авылда 279кеше, Яңа Бәзәкәдә 89 кеше, Варкләдтә 50 кеше, Вольный Трудта 36 кеше.  Шул исәптән, 231ир-ат,  223 хатын-кыз.   

Авыл җирлегендә 2019 елда үлүчеләр саны 3, узган  елга караганда 7 кешегә кимрәк. 2019 елда туучылар саны 2, 2018 елда да 2 бала туган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев